Зинһар,әти,кермә төшләремә. Зинһар,әти,кермә төшләремә, Күрергә дә сине зарыксам. Рәсемеңне алып карыйм һәр көн, Күңелемне шулай җылытам. Зинһар,әти,кермә төшләремә, Хәбәр итмә борчу-хәсрәтне, Тыныч йокла,изге догаларым, Шат кылсыннар синең җаныңны. Сагынсам да,юксынсам да сине Кышкы салкын ачы җилләрдә. Җылытырлар мине гамәлләрең, Ышыкларлар челлә җәйләрдә.
«Зинһар,әти,кермә төшләремә» - Максудова А.М.
14 марта 202014 мар 2020
3
~1 мин