Бәхет эзләп һаман да
Таптыйбыз ишек төбен...
Ашкынабыз, чабабыз,
Көтми анда бер кемең.
Өметләр сүнә бара,
Тарта безне йорт кына...
Гади шатлык та юатмый
Безне инде еш кына.
Хыяллар үзләре белән
Сирәк инде дәшәләр...
Еллар шул ук-мәшәкәтле,
Үтәләр дә, үтәләр.
Яңа туган көннәрдән
Яшибез нидер көтеп...
Ә үзебез саран без,
Күңелдә гүя котып.
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.