Найти в Дзене

«Теләк» - татар телендә шигырь, автор Максудова А.М.

Теләк Мин бәхетсез диеп зарланма син, Үлчәп сөйлә һәрбер сүзеңне. Мин бәхетле диеп кабатла син, Ходай күрсен ризалыгыңны. Аяк-кулың,күзең-башың исән, Җир җимертеп эшләп йөрисең. Тормыштагы авырлыкны исә Чын бәхетсезлеккә саныйсың. Бәхетсезлек ни дип сорасалар, Саулык югалтуда диярсез, Бәхетсезлек менә шунда була, Тазалыкны саклый күрегез.

Теләк

Мин бәхетсез диеп зарланма син,

Үлчәп сөйлә һәрбер сүзеңне.

Мин бәхетле диеп кабатла син,

Ходай күрсен ризалыгыңны.

Аяк-кулың,күзең-башың исән,

Җир җимертеп эшләп йөрисең.

Тормыштагы авырлыкны исә

Чын бәхетсезлеккә саныйсың.

Бәхетсезлек ни дип сорасалар,

Саулык югалтуда диярсез,

Бәхетсезлек менә шунда була,

Тазалыкны саклый күрегез.