Казанда туып үскәч, аның тарихы белән кызыксына башладым. Татар телендәге рус телендә булмаган яки урыс варианты чагыштырганда кызыграк яңгыраган исемнәрне уртаклашасым килә. Ак Ком Асты Хәзерге Татарстан урамдагы 9 катлы йортлар артыннан кечкене Нур Баян урамы бар. Аның элекке исеме Ак Ком Асты. 1950нче еллар ахырына кадәр бу урам Яңа белән Иске Татар бистәләре арасындагы тугай буенда булган, Идел ташканда су буенда урнашканның фотолары бар. 1950нче елларның икенче яртысында бу тугайга ком-туфрак өеп "яр буе" пейзажын беткәннәр, түбәлекне дамбалар белән Иделдән аерылып саклап куйганнар. Штапан Башы Ә бу бер Яңа Бистә урам башының исеме җирле татарлар сөйләмендә генә көн күргән. Башка казанлылар сөйләмендә ул урам башы аерылып тормаган. Хәзер ул Мәҗит Гафури урамының Автовокзал башы була. Мунчала Казан баш тимер юл вокзалы янында аз кешегә мәгълүм Борһан Шаһиди урамында Казанның бердәнбер бульвар бар. Ул бульварның моннан элекке исеме Ухтомский скверы, ә скверга әйләнгәнә кадәр ул бер
Казанда татарча гына кызык исемен йөрткән 3 урын
12 марта 202012 мар 2020
193
1 мин