Язылучым: Тагын да кызык булыр иде, Эстониядэге тормыш турында язсагыз! Кызганычка каршы (яки каршы түгелме?), мин үзем Финляндияне дә Эстонияне дә турист кенә булып йөреп чыктым. Эмигрант булмаган турист эчке ягын күрми, тышлыкны күрә генә. Ләкин төптән уйламакчы булып, мин күп башкачалык күрми калмадым. Аларның берсе турында әйтәсем килә бүген. Китап кибетенә кереп чыктык без. Без картаны сатып аласы идек. Кирәкле картаны таба алмадык та, сатучы апа белән бераз сөйләштек. Карашым исемен язган махсус күрсәткечкә (бейджга, бәҗгә) төште. Анда исеменнән башка ике байракчык күрсәткән иде! Фин тәресе белән инглиз "юнион дҗәге", димәк ул сатучы апага ике телдә эндәшеп була, финчә дә, инглизчә дә! Миңа бу система бик тә уңай булып тоелды. Шунысы да кызык: Финляндия финнар швед телен, ә шведлар фин телен мәктәптә өйрәнәләр (күптән түгел бездә урысчасы да татарчасы кебек), швед теле азчылык теле булса да. Аерым рәвештә чит тел булып инглиз телен өйрәнәләр. Турку ул Финляндиянең көнбатыш өл
Финляндиядә сатучыларда тел белү күрсәткечләре
9 марта 20209 мар 2020
116
1 мин