Интернеттән таныш бер ханым миңа болай әйтте: Таллинга күчкәч, иремнең туганнары мине яхшы кабул иттеләр. Эстон теле җиңел бирелде миңа, иң беренчесе татарчага охшаган фонетикадан. Кызыксынып, мин дәлилләрне эзләмәкче булдым. Шунысы та табылды - охшаган сузык авазлары бик күп: Эстон телендә A - А Ä - Ә E - Э Õ - Ы O - О Ö - Ө U - У Ü - Ү Фин телендә A - А Ä - Ә E - Э O - О Ö - Ө U - У Y - Ү Ярар, фонетик ягыннан авазлар охшаса да, татарчага охшаган сүзләр табылырмы? Искиткеч бу, бар бит! Minä [минә] - мин Sinä [cинә] - cин Suur [сур] - зур Кардәшме бу сүзләр, юкмы, шунысын белмим. Фин-угыр белән төрки халыкларның кардәшлеге ул бар бит, ләкин бик тә ерак, охшаган сүзләр очраклы рәвештә генә охшап булалар. Мәсәлән, Татарстан тирәсендә яшәүче фин-угыр халыкларда шундый ук мәгънәле сүзләр тулысынча башкача яңгырыйлар. Тагын бер ачыктан ачык очраклы охшау бар, ләкин барыбер кызыклы. peruna (финчә) - пареҥге (мари теле) - бәрәңге Ләкин фин вариантының чыгышы да ачык: швед päron сү
Татарча яңгырый торган эстон һәм фин сүзләре
7 марта 20207 мар 2020
218
~1 мин