Сез беләсез, кайбер яшьләрнең машинадан музыка яңгыратып йөрү гадәте бар. Агрессив йөртүне кушып, болай өстенлек итәләр. Шунысын дә аңлап була, яшьләр "уйна гормон" бәйрәмен бәйрәм итә.
Соравым башкада. Шундый яңгырый торган музыканың жанрларында.
Электә рус шансоны катырак куеп йөрделәр. Аллага шөкер, хәзерге көнгә бу мода беткән иде.
Хәзер ике төрле йөреш күзәтелә.
1) "гәнгстә"(криминал) исемле рус рэпы
2) гадәттәгечә Салават музыкасы (башка поп җырчыларны катырак куймыйлар)
Беренчесен дә икенчесен күрә (дөресрәге ишетә) алмалык кешеләр бар. Катырак куючылар шуны беләләр. Татар рәбен ишетә алмалык кешеләр юк, рәп яратучыларга ул рәп булып, татар музыкасы яратучыларга ул татар телле булып ошый.
Яки катырак яңгыратып йөрүчеләрнең һәркемгә (үзләренә дә) яраткан музыканы куясы да килми, алар "миңа яраган башканы ачуландырсын" дип уйлап музыканы сайлыйлар?
Ә сез нинди татар рәп башкаручыларын беләсез? Ошаган көйләре бармы?