Найти в Дзене

За чей счёт банкет?

Татар телендә шундый идиома булмаганлыктан, мәкалә исемен урысча язып куйдым, гафу үтенәм.

Мондый блог яза башлагач, бар фикерләремә каршы чыгучыларның төрле әйтемнәрне укыганым бар хәзер. Аерым бер фикер менә шул "прогрессивчарак" әйтемнәр:

Тормышның төрле якларына каршы чыкмыйм, һәр урында татар язмалары да булсын, үз университет та булсын. Ләкин әйдәгез бүджетләрне бүлешик, татар телен саклау өчен чаралар акчасы татарлардан гына җыелсын.
Кайсы телдә креативрак: татарчамы, урысчамы?
Кайсы телдә креативрак: татарчамы, урысчамы?

Урыс теле ныгыту өчен бар салым түләчеләрдәнме, яки урыс теллеләрдән генәме акча җыелсын дип ачыкланмый, безгә дә кызык түгел. Әлбәттә, мондый "рөхсәт рәвештә" әйтелгән әйтемнәр алар әйтүченең "татарлар үз чарага җитәрлек акча җитештерә алмыйлар" дип ышанудан.

Әйдәгез, тирәнрәк чамап, шундый акча бүлешүгә яклы приципиаль кешеләр куллана торган нәрсәләргә карыйк. Иң яхшы үрнәк ул РЕКЛАМА.

Реклама турында канунын истә тотасызмы? Телгә кагыла торган нинди таләпләре бар? 1) Латин хәрефләре язганда искәрмә булып рус әйтәлеше бирелә. 2) Урысча булмаган язуының тәрҗемәсе тагын да искәрмә булып бирелә. Шунысы да кызык: Татарстанда татар телле реклама булса, аны искәрмә биреп урысча тәрҗемә итәләр, кечкенә шрифттан. Ни өчен республикаларда канун (нинди канун - Русия Конституциясе дә) буенча бертигез ике тел булса, урыстелле рекламадан шундый укны таләп итмәскә - реклама төбендә язылган кечкенә шрифтан татар теленә тәрҗемәсен?

Ләкин шунысы да кызганыч хәлнең нигезе түгел. Ул канунга кадәр реклама нинди булды? Көнбатыш дизайнерлар ясаган постерны үзгәртмичә элеп куйганнар. Көнбатышча язылган исемнәр, бер сүзе урысча да юк. Ул реклама менталитетны үзгәртә башлаячактан куркап, урыс милли җанлы Дума депутатлары рекламада көнбатышча булмаганлыгын таләбен керткән иде. Аны урыс мәдәнияте үсешен дип йөртеп.

Ә кемнең җилкәсенә аны күчереп йөкләгән?

Хосусый капиталга. Урыс җәмгыятенә түгел. Рекламаны җитештерә торган компанияләргә. Димәк, "үз милли үсешенә акчаны милләтнең әгъзалары гына җитештерә" принцибы тормышның иң еш очрый торган үрнәк боза! Бу үрнәген белегез дә бәхәсләрдә кулланыгыз.

Хәзер Татарстанда кечкенә рекламаны җитештерү компанияләр юк, алар 2000 еллар уртасы реклама кагыйдәләре үзгәгән соң барысы зур федераль уйнаучылар. Олы ашамлыклар кибетләр челтәрләре кебек. Аларның реклама җитештерү процессына тәрҗемә итү үзе дә постер төбендә кечкенә шрифттан язманы ясау да бик тә кечкенә өлешен кертә.

Ә рекламаның тәрҗемәсе ул телгә зур йогынты ясар иде. Чөнки чынлап та, тел ул мемнар кулланышы. Ялкау башның тормышта да мемнарны кулланасы килә, балаларыгызны да тыңлагыз, алар мультфильмнар сүзтөзмәләреннән файдаланып сөйләшәләр. Урыс телебезнең зур өлеше - мондый рекламадан кертелгән мемнар, мал кулланышта без рекламадан телебезгә керткән сүзләрен кулланабыз. Ләкин креатив ияләре шундый ук уңай да эләктерүчән сүзтөзмәләрнең татарча уйлап табудан котылган! Урысча уйлап табылган мемнар татар теленә үзгәртмичә керәләр.

Иң мөһиме ул креатив ияләрен татар телендә креатив иттерү. Аларны жәл түгел, унбиш ел элек аларны урыс телендә креатив иттерделәр, ничава, күнектеләр. Хәзерге урыстелле реклама лозунглары бик тә эләктерүчән, осталыгын үстереп җиттеләр димәк.

Шуннан да һәр рекламага кечкене шриффтан, постер төбендә генә, һәркемгә күренми торган язмасы булса да ярый! Чөнки ул беренче адымда күрсәттерү түгел, креатив иттерүдә. Креативчеләр осталыгын үстереп күтәргәч, зур шрифттан да, постернең уртасына татар сүзен куюдан курыкмаслар.

Олы кибетләр челтерләрдә татарча яздыру җинел.
Олы кибетләр челтерләрдә татарча яздыру җинел.

Шуннан да реклама теленә таләпләргә даими басым булырга тиеш. Сез бу мәсьәлә турында депутатларга языдыгыз? Ә сез ничек язарга беләсезме? Тикшереп карыгыз. Сездән биш минут, сезнең кебек күп кеше булса, ул басым нәтиҗәгә әверелер. Хатыгызда реклама канундагы рекламаның урыс милли тел үсеш чарасы булганын исбатлап, шундый ук татар милли тел үсеш чарасы булырлыгын сорагыз. Мондый хәлне язып, республика органнарына язып җибәрегез. Җавапларын комментарийларга уртаклашыгыз :)

Ә калганы? Кечкенә кибетләр? Шуның турында болай дип уйлым. Олы кибетләр, фастфуд челтерләрне татарча яздыру җиңел. Аларда бу эш масштаблаштырыла, бетен язмаларны сыйфатлы ясыйлар (бер тәрҗемәче белән дизайнер бер вакыт уйлап чыгаргач, кибетләрдә меңләп элеп куела). Фастфудта юк шул, чөнки мондый ук залларда мәгълүматны түгел, креатив төсле постерләр эленеп торалар. Креатив язмаларны татарча уйлап табу кыен, шуннан да фастфудлар татарчалаштырылмый кала. Кечкене наливайкалар турында сүз дә юк. Аларны татарчалаштырсагыз, нинди дә булса транслейттан файдаланым сафсатаны элеп куячаклар. Борчылмасыннар өчен генә. Тыгылмасыннар өчен генә. Урыс сүзтөзмәсен беләсез бит, ничек, вәт шулай итеп тәрҗемә итәчәкләр.

Минем шәхси фикерем: Татарстан дәүләт тәрҗемә хезмәте яки сервисе булырга тиеш. Әйе, татар салым-табышыннан. Әйе, кече бизнескә бушлай (чөнки үзләре тикшермичә сафсатаны элеп куялар). Әйе, интернет аша җибәрү. Әйе, катлаулы очракларда краудсорс рәвештә (кыравытсорысның татарчасы - интернеттә халыкны сораштыргалып), берничә вариантны чагыштырып, халыктан иң уңаенны алып. Кемгә бушлай, кемгә түләүле? Масштаблаштыра алмый хәлдә бушлай. Кечкене челтер булмаган кибеткә. Бер автобуслы эшмәкәргә. Масштаблаштыра алганда - таләпләр генә, берни бушлае юк.

Әйе, масштаблаштыра алмалык татарчага тәрҗемәгә бушлай хокукы Татарстан Конституциясенә дә кертеп була. Димәк, татарчага тәрҗемә итмәкчегә бушлай дәүләт хезмәте бирелә дип хокукы. Күтәренке кәефләп яңгырыймы бу фикер? :)