Хикәя
Күңел.
Бу хәл мин бишенче сыйныфта укыганда булды. Шунысы кызык: моны беркем дә исенә төшермәде. Мин генә хислэремә бирелеп утырганда исемә төшерә идем.
Кояшлы җәй уртасы иде. Көндез, эссе булуга карамастан, көчле җил исә башлады. Болытлар да бер-бер артлы һаваны капларга тотындылар. Яңгырга, күрәсең... Менә инде кара болытлар бөтенлэй һаваны томаладылар. Кояш та хәзер күренми. Аның соңгы нурлары җир өстеннән чабып уттеләр дә, шул ук вакытта югалдылар. Беренче тамчының тәрәзәгә бәрелгәне ишетелде. Һәм шуннан соң коеп яңгыр ява башлады.
Авыл халкы бу вакытта кырда эшли иде. Кинәт яңгыр тотынгач, хатын-кызлар, ир-атлар, бала-чагалар – бөтенесе авыл ягына чаптылар. Өйләренә барып җиткәч, алар коры киемгә киенделәр. Яңгыр һаман ява иде. Шушы кешеләр арасыннан аерым бер гаилә турында әйтеп китик.
Бу гаилә бик бай түгел иде. Ягъни, уртача хәлле. Ләкин бу гаиләнең үз байлыгы бар иде. Аларның бер-бер артлы биш бала туды. Һәм әтисе белән әнисе аларның һәрберсен алтынга саныйлар иде. Шушы биш баладан бөркет кебек өч малай һәм берсеннән-берсе чибәр ике кыз үсеп җитте. Кызлар һәрвакыт әниләренә булышалар иде: кечерәк вакытта өйдәге эшләрне эшлиләр, бераз үсә төшкәч, кырга чыга башладылар. Мала йлар исә, кечкенә вакытта бик шук, бик җитезләр иде. Үсеп җиткәч, алар чын егетләр булдылар. Хәзер инде аларда бернинди шуклык калмады. Һәрбер нәрсәгә җитди карый башладылар.
Әнисе - Сания апа - инде 73 яшьлек карчык, балалары белән бик нык горурлана иде. Кайвакыт ул берәр эшкә тотыныйм дип урыныннан кузгала башлагач, аның кече кызы Сөмбел: “Әни, үзем эшлим, үзем!Торма, торма!” – дип әйтә торган иде. Бу сүзләрне ишеткәч, әниләре елмаеп кына куя иде. Җанына ниндидер бер җылылык керә иде.
Әтиләре, Сабир абый, хатыныннан бер яшькә генә олы иде. Ул тимерче булып эшли. Һәркөнне, өч малаен ияртеп, иртәнге сәгать биштән үк чыгып китә иде. Малайлар, әлбәттә, Сабир абыйга булыша иде.
Шулай, яңгыр коеп яуган вакытта, бу гаилә өйләренә кайтып керде. Берничә минут ял иткәч, кызларның һәрберсе үз эшенә кереште. Олы кызлары - Гөлчәчәк чигергә тотынды, уртанчы кызлары – Зифа йортны җыештырырга кереште. Ә Сөмбел тәрәзә янына килеп утырды.
- Абый, кара әле! Яңгыр ничек коеп ява! Болай яуганы юк иде бит! – диде Сөмбел, тышка карый-карый.
- Әйе, болай яуганы юк шул... – кабатлады олы абыйсы – Әмир.
- Минем дә яңгыр буласым килә! Ул бит бер дә тоташа алмаган җирне һәм күкне тоташтыра. Мин дә шулай яңгыр була алсам, сузыла алыр идемме мин бер кешенең йөрәгенә?.. – Бу сорауны чигеп утырган Гөлчәчәк апасы ишеткәч сискәнеп куйды. Чынлап та, Сөмбелнең йөрәгендә бер кеше булган икән. Ләкин моны беркем дә белмәгән. Соңыннан беленде: ул Наил исемле егет булган. Сөмбелгә әле 15 кенә иде. Ләкин кеше яратмыйча яши алмый. Һәрбер кеше ярата. Һәрбер кешенең икенче кисәге булырга тиеш.
- Сөмбел, нигә әле син шулай уйлый башладың? – бүлмәгә Зифа апасы керде. – Әллә берәрсе ошап киттеме?
- Апа! – кече кызлары кызарып чыкты. Башкалар елмаеп кына куйдылар.
Менә яңгыр тынды. Куе болытлар арасыннан кояш та күренә башлады. Һава сафланды, җиңелчә җил исеп китте. Күк зәңгәр. Әй, әйбәттә соң бу дөньяда яшәве! Шундый матурлыкка сокланып туя алмыйсың, карыйсы гына килеп тора. Яфрак очларында яңгыр тамчылары. Кояш нурларында алар алтын ташлар кебек ялтырап торалар. Кошлар килеп шул тамчыларны эчәләр.
Авыл халкы берәм-берәм йортларыннан куренә башлады. Сөмделнең дә утырып торасы килмәде, ул да торып урамга чабып чыкты. Чыккач ни күрсен, кырыйда бер малай көтүе сугыша. Сөмбел тизрәк шунда чапты. Моны болай калдырырга ярамый. Аерырга кирәк аларны!
- Мин командир булам! – кычкырды бер 10 яшендәге малай.
- Юк! Мин! Мин беренчерәк әйттем! – аңа җавап бирде 9 яшьләрдәге малай.
Сөмбел чабып килде дә бервакытта малайларны аерды. Кыз кечкенәдән үк көчле иде. Һәм 9-10 яшьлек малайларны аерырга аңа берни тормый.
- Нишлисез сез монда! Шулай ярыймы инде?! Кем көн уртасында сугышып ята инде!?
- Минем командир буласым килә! – дип кычкырды Искәндәр. Ул кечкенә генә буйлы, 9 яшендәге, соры күзле, коңгырт чәчле малай иде.
- Минем дә буласым килә! Минем бер дә булганым юк! Гел син генә буласын! – һәм икенче малай – Садри Искәндәргә ташланды. Ләкин Сөмбел бик җитез иде, ул шул ук вакытта аларны яңадан аерды.
- Малайлар, ник сез бер дә юкка сугышасыз? Алай ярамый... Безнең бабаларыбыз чын сугышта катнашкан, сезнең кебек елап тормаганнар, тотканнар да сугышканнар. “Мин командир, син командир” – дип тормаганнар. Ә сез... Ничек сезгә оят түгел, ә? – малайлар башларын иделәр. “Аңладылар, ахыры” – дип уйлап куйды Сөмбел.
- Ярар, матур гына уйнагыз! Мин киттем, тагын күрсәм сугышканыгызны! – бармак белән янады аларга Сөмбел. Шуннан соң ул өйгә кереп чыкты. Абыйлары өйдә юк иде. Әти белән киткәннәрдер инде... Ә апалар йорт эшләрен эшләп йөриләр иде. Сания апа ашарга пешерә иде.
Өйдән чыккач, Сөмбел бераз уйланып торды. Кая барыга икән? Тагын уйлап торды да, Сәкинә апалар урамына менеп төшәргә булды. Бәлки, анда Наил булыр?.. Шундый уйлар белән ул юлын дәвам итте.
Урам борылышына җиткәч, Сөмбел югалып калды. Чыннан да анда булса? Нишләргә? Кыз бөтен көчен җыеп адымнарын кызулатты. Бер яктан аның Наилны күрәсе килә иде, ә бер яктан юк. Сөмбел карашын аларның өенә төбәде. Ни күрсен? Анда Наил үзенең атын җигә иде. Ул кызны күреп алды да: “Сөмбел!” – дип кычкырды. Аннан соң кулы белән болгап алды. Сөмбел әкрен генә аларның өенә таба атлады.
- Сөмбел, хәлләрең ничек? Ник бу арада күренмисең? Клубка да чыкмыйсың. Син булмагач кызык та түгел. Гармунга биюче дә юк! – елмаеп куйды Наил.
- Хәлләр яхшы. Эшләрем күп шул, Наил. Бәлки, бүген чыгармын да әле! Уйлап торган идем... – кыз күлмәк читен рәтләде.
- Ярар алайса! Бүген күрешербез! – диде Наил һәм атына атланып каядыр китте. Сөмбел бераз басып торды да өйгә таба атлады. Көн инде кичкә алмаша иде. Болытлар ал төскә кергәннәр. Һава хаман чиста һәм саф. Гөлләр ябыла башладылар. Сөмбел өйгә кайтып керде. Өйдә Гөлчәчәк апасы чигеп утыра иде.
- Кайларда йөрдең? Без инде кайгыра башладык! – ул урыныннан торып Сөмбелне кочаклап алды. – Тагын Сәкинә апалар урамына мендеңме? – сеңлесе башын иде. – Ник син анда йөри башладың соң әле?
- Болай гына инде... – ялганлады Сөмбел. – Ә әниләр кайда? Зифа апа?
Гөлчәчәк апасы чигүен куйды да, аңа карап:
- Алар яңадан кырга киттеләр. Ә мин сине көтәргә калдым.
Сөмбел авыр сулап куйды. Ул бүлмәгә керде дә, анда булган шкафтан сары күлмәген алып киде. Аңа ул бик килешә иде. Чәчләрен ул ике якка үреп куйды. Апасы анардан кая баруын сорады, ләкин сеңлесе берни дә дәшмичә тизрәк чыгып чапты. Сөмбелнең Наилны күрәсе килә иде.
Клуб инде искергән иде. Аңа инде бер 30 еллап бардыр... Ишекләре дә аның искергән, тәрәзәләре дә яртылаш ватык. Түбәсе ишелер төсле тора. Идәннәре шыгырдап тора. Басканда да куркып басасың.
Сөмбел килгәндә клубта кызлар сөйләшеп утыралар иде. Кырыйда егетләр гөрләшәләр. Сөмбел ишекне шакырдатып ачкач, бөтенесе аңа карадылар. Ул да башта кызларны, аннан соң егетләрне күзләп чыкты. Наилны ул тапмады. Кыз авыр сулап куйды ды, алга таба атлады.
- Сөмбел, нигә килмичә тордың? Сагынып беттек сине! – елмаеп каршы алды Сөмбелне Айгөл. Алар кечкенәдән үк бик дуслар иде. Бергә уйнап үстеләр, бер чирәмдә түгәрәделәр, бер үк эш эшләделәр.
- Булмады шул, Айгөл, булмады... – Сөмбелнең Наил булмагач кәефе төште. Үзе яшьте, үзе юк. Кыз гел шулай: Наилны күрсә, шатлыгыннан нишләргә белми иде.
Байтак кына вакыт үткәч, клубка авыр сулый-сулый Наил да килеп җитте. Ул тиз генә турайды һәм малайлар янына атлады. Сөмбел аны күреп алды. Аның йөрәге ешрак тибә башлады. Ул сизде: аның бит алмалары да кызара башлады. Ләкин Наил нигәдер аңа карамады да, исәнләшмәде дә. Сөмбелгә бу бик сәер тоелды. Ни булды аның белән? Кинәт аның иңбашын кемдер селкетте. Селкетүче Айгөл булып чыкты.
- Сөмбел, йоклап киттеңме әллә? – ул аның күз алдыннан кулын селкеде. – Мин әйтәм, апаңнарың ничек?
- Ә! Апалар яхшы, яхшы... – Айгөл аңа карап куйды. Сөмбел узгәргән икән... Алдан бер дә сөйләп туя алмый торган кыз, хәзер бер суз дә дәшми. Кызык... Ул аның кая караганын күрде дә, терсәге белән җиңелчә янбызына тидерде.
- Тукта әле! Мин ялгышаммы, юкмы? Син Наилга карыйсыңмы әллә? – кычкыды Айгөл. Сөмбел сикереп куйды да, тагы да кызара төште.
- Айгөл!!! Кычкырма! – шыпырт кына әйтте ул. Тегесе берни дә әйтмәде.
Шулай кич тә узып китте. Кызлар берәм-берәм җыена башладылар. Чыгып киткәннәр артыннан берәр егет тә чыгып кача иде. Сөмбелне дә ничектер йокыга тарта иде. Иртәгә бит аның авыр көн: тагын кырга чыгарга кирәк. Ул кызлар белән саубуллашты һәм чыкты. Урамда караңгы иде. Юлны күктә булган мескен ай гына яктырта. Аңа бераз йолдызлар да булышалар. Тыкрыктан әкрен генә кыз кайтып килә иде. Кинәт ул ишетеп алды: ул үзе генә түгел. Арттан аяк атлаулары ишетелә иде. Сөмбел адымнарын кызулатты. Арттагы кешенең дә каласы килмәде. Ул да тизрәк атлый башлады. Һәм кызны куып тотты да, арттан кочаклады. Сөмбел кычкырам дигәндә генә, колак төбендә Наилның калын тавышын ишетте:
- Курыкма, бу мин... – диде ул, ян-ягына карый-карый.
- Кит, юләр! Алай куркытма бүтән! – кыз аны җиҗелчә генә төртеп җибәрде.
- Ярар, ярар – көлемсерәп куйды егет.
- Нигә бер дә минем белән исәнләшмәдең? – Сөмбел тагын кызарырга тотынды. Ләкин караңгы булганлыктан егет моны сизмәде. Ул белә иде: Сөмбел аның янында гел кызара. Болай карасаң, кыз да аңа ошый иде. Балаларча көлеп торган күзләр, йомшак туры чәчләр, матур зәңгәр күзләр – барысы да ошый иде.
- Егетләр алдында исәнләшмәдем инде, алайса уйлап куерлар... – диде ул, туры Сөмбелнең күзләренә карап.
- Алай булгач... – ул башын иде. Нигәдер аның елыйсы килә башлады.
- Сөмбел, минем синең белән сөйләсем килә иде – кинәт сорап куйды Наил.
- Тыңлыйм....
- Беләсеңме, бу дөньяда кеше нигә яши? – Кыз аңа карап куйды. Аның бите шундый җитди иде.
- Белмим, уйлаганым да юк, - диде Сөмбел, нәрсә әйтергә белмәгәч. – Ә син беләсеңме?
- Ә мин уйладым. Кеше яратыр өчен яши... Һәрбер кешенең сөясе һәм сөеләсе килә. Мин дә кеше, син дә... – Кыз гаҗәпләнде: шундый егет нинди уйлар уйлап йөри икән! Ышанып та булмый... Ул туктап калды. Аңа ни дип җавап бирергә? Ләкин җавап кирәк булмады. Наил килде дә аны кочаклап алды. Сөмбелнең тәне буенча мең кырмыска йөгергән төсле булды. – Сөмбел... Сөмбел, әйдә бергә булыйк... – Кыз югалып калды. Менә хәзер чынлап та әйтергә сүз калмады. Нишләргә? Йөрәк дөп-дөп тибә.
- Наил... Мин... риза... – тырышып әйтте Сөмбел. Алар икесе дә бик шат иделәр. Өйгә дә кыз шатланып кайтып керде.
Икенче көнне кырга барып булмады. Тагын яңгыр... Сөмбел урынын җыя иде, әниләре килеп керде.
- Кызым, әйдә, сөйләшеп алыйк әле? – тотынды әнисе. Кыз аның янына утырды. – Без әтиең белән инде күптәннән бераз акча җыеп бардык һәм сине районга укырга җибәрербез дип торабыз. Кирәкле кәгазьләрне әтиең илтте инде. Сиңа 1 майдан районга укырга барырга, ярыймы?
- Юк! – Сөмбелнең күзләренә яшьләр тулды. – Юк! Мин бармыйм! – Бөтен нәрсә яхшы бара иде бит! Нигә болай булды соң? Менә алар Наил белән бергә. Һәм шуннан соң ук шундый хәбәр... Юк!
- Кызым, тынычлан! Анда укыган өчен акча да бирәләр, азмы-күпме булса да акчабыз булыр – диде Сания апа, һәм, кызының җавабын көтеп тормыйча чыгып китте. Ә Сөмбел елап калды. Аның янына Зифа апасы керде.
- Сөмбел... Елама инде! Син бит зур кыз! Яхшы бит инде акча да түләгәч! – юатырга тотынды ул аны. Ләкин бушка...
- Апа, мин әле генә ярата торган егетем белән бергә булдым, ә хәзер миңа китәргә! Еламассың монда! – һәм ул тагын да көчлерәк елый башлады. Зифа апасы, берни дә әйтә алмагач, чыкты. Бүлмәдә Сөмбел үзе генә калды. Нишләргә хәзер аңа? Күзләр бушлыкка төбәлгән. Кинәт ул торды да, беркемгә берни әйтмичә чыгып чапты. Аннан соң таныш юл буйлап Наилларга барды. Бу вакытта егет коедан су ташый иде. Сөмбел чабып килде дә, елый-елый аның муенына үрелде. Наил бераз гаҗәпләнеп торды да:
- Сөмбел, ни булды? Нигә елыйсың? – аның йөзен тынычсызлык басып алды.
- Наил, миңа нишләргә? Әниләр мине районга укырга җибәрәләр! Ә ул бит бик озакка! Нишләргә? Мин кайтып та йөри алмыячакмын! – ул хаман егетнең күкрәгендә үкси иде. Егет бераз тын алмыйча торда да:
- Күрәсең, безгә бергә булырга язмаган... Без берни дә эшли алмыйбыз... Сиңа укырга барырга туры киләчәк. Мин дә каяда булса барырмын. Эшсез калмамын... Ярар, минем әле эшләрем бар, ә син яхшы гына укып кайт, ярыймы? Бәлки, ничек тә булса бер очрашырбыз әле!
Сөмбелнең хәзер югаласы килә иде. Ул тирән йокыга киткән кебек басып торды. Бу йокыдан аны беркем дә уята алмый. Уята алса да ул Наил булачак. Аның чәчәк атып килә торган мәхәббәте бер минут эчендә юкка чыкты...
Өч көннән соң Сөмбел киткән икән. Аны хезмәт училищесына биргәннәр. Бу авылдан район бик ерак иде. Ат белән барырга озак, шуның өчен машина кирәк. Ләкин авылда андый кеше юк. Наил да каядыр эшләргә киткән икән. Шулай ук бик еракка.
Бу хәлдән соң 7 ел үтте. Бөтен кеше моны онытты. Ләкин мин онытмадым... Минем йөрәгемдә бу вакыйга тирән эз калдырды. Ә бервакыт, кемнән икәнен хәтерләмим, мин бик кызыклы нәрсә ишеттем.
Шулай җиде ел үтеп авылга Сөмбел кайткан икән. Ул инде хәзер кечкенә кыз түгел. Битләре тагы да алсуланып киткән, чәчләре ускән, ләкин күзләре хаман шундый. Әти-әнисе, апа-абыйлары бик шатланды инде аны күргәч. Сания апа елый ук башлады. Матур итеп кенә өстәл хәзерләделәр, бергәләшеп утырып чәй эчтеләр. Шуннан соң Сөмбел бераз һаваланып керергә чыкты.
Җитез генә атлый-атлый ул клуб янындагы эскәмиягә килеп утырды. Күпме хәтер монда! Барысын да искә дә төшереп булмый! Ләкин берсе бер дә истән чыкмый икән шул! Күпме онытырга теләсәң дә, онытылмый... “Инде кайтырга вакыттыр” – дип уйлап куйды Сөмбел һәм урыныннан торды.
- Исәнме, Сөмбел... – диде арттан бер тавыш. Бик таныш иде ул. Әйе, бу аның тавышы... Һичшиксез, аныкы... Сөмбел борылды һәм елмаеп куйды.
- Исәнме, Наил... Хәлләрең ничек? Кил, утыр, басып торма! – ул кулы белән аны яшьте. Наил килеп утырды да:
- Хәлләр яхшы. Үзең нихәл соң? Бер дә күренмәдең... Бик үзгәргәнсең! – Наил да бик үзгәргән икән шул. Карашы да башка төрле. Җилкәләре дә киңәйгән. Куллары да ир-атларныкы кебек зурайган. – Ишеттем, инде гаиләң бар икән! Мин бик шат!
- Әйе шул! Синең дә бар, ахыры? Колак очым белән эләктергән идем! – Сөмбел узенең туфли очларын карарга тырышты. Ул хаман кызара иде.
- Әйе, мин дә үзем генә түгел хәзер. Теге вакытта бергә була алмадык шул, Сөмбел... Бәлки, дөрес эшләгәнбездәдер? – Кыз аңа зур күләрен күтәреп карады.
- Шулайдыр... Ходай шулай кушкан булса кирәк... Эх, язмыш...