Архангельск турында уйланулар: Эшләгән колхозчыга унар кг бодай биргән өчен 1934 нче елда кулга алынып, 1944 нче елда Ак диңгез буенда мәрхүм була. Җәен-кышын салкын җил Исәдер ул төньяктан. Шуңа күрә әсирләрне Җибәргәннәр бу яктан. Минем картәтинең Зур гаебен тапканнар: Бер кесә бодай өчен Төрмәгә япканнар. Ак диңгезнең суы суык, Бозлар йөзеп йөргәнгә. Яр буйлары тулы үлек, Өшеп-туңып үлгәнгә. Юк гаепләр ашады Ир-егетнең башларын. Туганнары табалмады Баш очының ташларын. Дулкыннар күтәрелсә Туктата аны ярлар. Гөнахасыз кимсетелсә Төзәлми ул яралар.