Найти в Дзене

Татар телен ничек коткарып була? 5. кисәк.

1, 2, 3, 4 кисәкләре бар. Соңгы кисәк.

Телне коткаруы тау тишекләренә качудан булмас. Ул интернеттән киләчәк. Кешеләрнең аралашуы өчен ясалма дөньясыннан.

Татар хәрефле сафсатны тудыра торган кодның бер өлеше
Татар хәрефле сафсатны тудыра торган кодның бер өлеше

Интернеттә татар телен тыймасыннар өчен, көрәштән тыш, татарча язганны дөрес тәрҗемә итүче онлайн-толмачлар кирәк. Онлайн-толмачлар дөресрәк өйрәтсеннәр өчен башка теллеләр белән чагыштырыла торган күбрәк татар текстлары кирәк.

Төрле контент тудырыгыз! Бар белгәнегезне языгыз.

- Иң мөһиме ул сөйләм тану системасы төзүендә катнашу. Сезгә җөмләләр күрсәтәләр, сез тавышыңны яздырыгыз гына.

- Google Translate-кә тәрҗемәләрне төзәтеп булыша аласыз

- Татар Википедиясе һәртөрле турында язасыгызны көтеп ята.

- Open Street Maps-тә районыгызны сызып белдерегез, бар сөйләм татар исемнәрен картада белдереп.

- Wiktionary-дә татар сүзләре урысча, инглизчә, татарча да аңлаттырып була. Татар теле туган теле булмаганнар сүзлектә табалмаслык үрнәләрен сездән көтәләр.

- Google Maps-тә төрле объектларга бәяләмәләр татарча калдырыгыз. Гуглдай зур компанияләрдән татар телен болай эшкәрттерегез.

- Youtube-тә популяр видеоларына татарча субтитрларны язып тәкъдим итегез

- Һоббиләрегез турында гади html визитка сайтларны татарча ясыгыз!

- Программлау телен өйрәнеп, милли татар уеннар смартфон өчен языгыз!

- Программлау телен белсәгез дә, программаларның интерфейлары тәрҗемә итүдә катнашыгыз

...һәм башкалар һәм башкалар. Тамчы булудан курыкмагыз, диңгезгә әйләнегез! :)