Исегезгә төшерәм, бу блог татар теленне гомре буе өйрәнгән (дә өйрәнеп чыкмаган) бер урыс егете алып бара. Хаталарымны тапсагыз, язма төбендә күрсәтеп языгыз, конструктив критика һәркемнән алына.
Изге ниятләрдән көрәш
1-3 кисәкләрдәге ысуллары ошамый сезгә? Нәтиҗәсе монда ук, хәзер үк кирәк сезгә? Дошманны дошман дип, үзегезне Д'Артаньян дип әйтәсегез киләме? Сезнең өчен дә "тел саклау муенсасында" үз бөртеге дә бар.
Җәмәгатебез нидән тора? Гаилә, дәүләт, бизнес тә һәвәскәр берләшмәләре.
Гаиләбездә барысы безнеңчә. Дәүләттән дә бизнестән беләшкәндә дә ирешеп була. Сезгә бертигез кешеләре арасында - гаилә мөхәббәтенә дә, канунга да таянып булмый икән. Хәзерге чын "оффлайн" берләшмәләре (клублар, түгәрәкләр) аз, күбрәк "онлайн" төркемнәре һәм башкалар. Аларга карасабыз, дөньяның бар темаларның байлыгыннан тулысынча татар телле берләшмәлере һич та юк, икетеллекә дусчан булганнары да сизми. Ә ул бит безнең тормышыбызның иң кызыклы өлеше, ул өлеш кайберләрдә татар теленә берничек тә кагылмый, шуннан тормышыбыз күп нәрсәләр турында татарча сүз дә әйтәлмибез.
Шул берләшмәдә хәлне үзгәртмәкче булмасагыз да, башка фикердәш белән татарча аралашсагыз генә, берләшмәдәге кайбер авторитет дип саналган кешеләрдән чыгучы каршылыкны сизәсез. Менә шунда гына без чынлап та татар теленә каршы булганнарга килеп җиттек.
Ул каршылык төрлечә була: рәсми рәвештә татарча язганнырны бан итүдән шәхси рәвештә үпкәлүгә күп төрле. Әлбәттә, ул каршылык зыян китерә: һәр кешенең тирәсендә ул кешегә 300-400 кагыла торган кешедән интерес буенча 10-20 берләшмәгә генә бүленә. Һәр берләшмәдә татар телен бер тыючы да булса (100-200 кешелек берләшмәдә шунысына ихтималлык зур), ул кешенең бар кызыксынулары татар телендә күрсәтелми, күрсәтелә дә алмый. Шуннан да гаиләдән тыш татар теле тормыштан бетә.
Каршылык күрсәткәннәрнең беренче реакция һәрвакыт бертөрле: "Белмәгәннәр бар, аларның турында уйлагыз". Шунысы да кызык: милләткә корелляция күбрәк тә булса, "урыс" тарафында татар исемле дә татар теллеләр еш очрый, "татар" тарафында татарча һич тә белмәгәннәр рус һәм татар исемлеләр дә бар. Кыскалык өчен, мин бу ике тарафлар куш тырнакта чын милләткә карамыйча "урыс" белән "татар" дип йөртим әле.
Монысы һәркемгә дә ачык, сирәк хәл түгел уд. Күп кеше көрәшергә тотыналар. "Белмәгәннәр бар"лыктан сүз сугышы тиз башка якка китә. Берничә дистә бәхәс күзәткәнем нәтиҗәсенән мин берничә берникадәр "стандарт бәхәс схемалары" булганлыгына килеп җиттем.
... үлчәшү
- Сез белмисез, татар теле ул борынгы дәүләт һәм дипломатия теле. Булган өстенлегебезне таныгыз.
- Татар теле бернинди файдалы белем өчен яраклы түгел, барысы рус телендә. Хәзерге өстенлегебезне таныгыз.
Бу схема бик тә кыска. "Татар" бәхәсчесен "урыс" бәхәсчеләре "башкаларны сындырмакчы, ләкин сындыралмаучы" булып күрсәтәләр. "Без ул уен кагыйдәләре буенча сезне җиңгән идек" дип. Әлбәттә, "татарлар" бер-берсен сындырыш уен кагыйдәләрен кабул итсәләр, хәзерге заманда үзе сыначаклар дип ышанып була. Чыгышы - уен кагыйдәләрен үзгәртүдә, "сындырган" көченне танымауда да, "сындыру" тактикасыннан баш тартуда да. Ә нәрсә "сындыра торган" көченә каршылык күрсәтә? Әлбәттә,
Хаклыкны эзләү
- Дөресен әйткәндә, татар телен белгәннәр урыс телен начар белүчеләр булып урысча язылганны укып, башларын катыралар. Сездә дә татарча язганыбыздан берничә уңайсызлык булса, хаклы түгелме бу? Хаклыкны таныйсызмы?
- Юк, ул хаклы түгел. Ул берләшмәгә мин күп вакытымны сарыф итеп, ул берләшмәдә үз шәхси хаклык билгеләү хокукын казандым. Үзегез ясалган берләшмәдә сез үз хаклыкны билгелә аласыз. Уртак хаклыкны танымыйм, үз хаклыгында мин барыбер хаклы.
Әйе, берләшмәдәге "авторитетлар" шантажга керешәләр, берләшмәсенең кадерен белеп. Ул хәлдә принципиаль булсагыз, альтернатив бер берләшмәне булдырасыгыз бар. Элекке берләшмәдән куу куркынычы астында хаклыкны телгә алынмыйча бәхәсләшеп була. "Уртача каршы" "авторитетларга" каршы түгел, "чиктән ашканнар" белән генә. Ләкин ул бәхәстән берләшмәдәге бәхәскә тотынмаган "планктон" яки "сазлык" күп яңа фикерләр белә алалар. Аларның өчен бәхәсне туктамыйлар, "авторитетлары" килешми калсалар да.
Икеләтә фикерләүлек гаебен сиздерү
- Татарча язылган беркемне дә уңайсызландырмый.
- Башканы хөрмәт итегез, татар теле җәмәгатебездә икенчел! (Өстенлеге табигый булып күрсәтү)
- Ул татарлар башканы 1930 еллардан башлап хөрмәт итә башлаганнан икенчелгә әйләнде. Хөрмәт ителгәннәрдән кайчан кире кайтару булыр? (Өстенлекнең табигый булуында шикләнү)
- Ну сез беләсез бит, болай килеп чыккан бит. Һәркем күнеккән килеп чыкканны сүтсәбез, күп кан агыр иде. (Табигый булмаган тигезсезлек хәлне һәркегә дә ярый дип күрсәтү)
- Без күнекмәгән дә, беркемнең каны агызасыбыз да килми.
- Мин сезнең кебек зыялыларны күздә тотмыйм, гадирәк кешеләрне күздә тотам. (Икеләтә фикерләүлек барлыкка килә: "урыс" белән "татар" "гади халыкта" сүздә бертигез тотып, "урыс" өстенлеге булса, конфликт тумаслык хәл дип санау, "татар" өстенлеге булса конфликтка хас хәл дип санау)
- "Гади татарга" хаклы булмаган килеп чыкканны сүтсәбез, ни өчен ул "гади урысның" каны агызыр? "Гади урысны" кан агызучы булып күздә тотсагыз, ни өчен сез милләттәшләрегене шул кадәр хөрмәтләмисез? (Икеләтә фикерләүлектә гаепләү җавапсыз кала)
- Мин үзем хаклыкны торгызуга каршы түгел. Мин берләшмәнең кагыйдәләрен үтәү яклы.
- Бу тыя торган кагыйдәләре җәмәгатебезне бөтенеседә үтәдән-үтә тишәләр. Беркая да барсаң, шул "шәхси берләшмәләр" кагыйдәләренә эләгәсең. Шундый кагыйдәләрне үтәүче тел үтерешүдә катнаша. Шундый кагыйдәләренә үтәтүче дә тел үтерешүдә катнаша. Сез, хәзер бездән ул кагыйдәләрнең тел бетүенә йогынтысын белеп, үтәтә бирүегездән барлыкка килгән җаваплылыкны алырга әзерме? Мин аңлы рәвештә үтәткән кагыйдәләр тел үтерүенә алып китерделәр дип танырга әзерме?
Шул вакытка бәхәстәш акыллы булса, бәхәстән качып китәр иде. Иң акыллылар шул вакытта фикерләвенә башкача карар иде, барысын да аңлап фикерләвенне үзгәтер иде. Уртача акыллылар килешмичә дә, башына күңелсезлекләрне, кыек карашларны теләмичә эндәшми калыр иде. Акыллы булмаганнарның битлеге төшәр иде. Шул репликадан соң кешеләрнең табигый тигезлеген актив рәвештә танымау фикерләре чыга. Әйе, ул берләшмәнең әгъзаларның күпчелегендә аның абруе югалткан. Сездән бер генә кала: шундый абруе югалган үзе дә үз-үзенә ышанлыкны югалтырга тиеш.
Алар күп нәрсә әйтәр иде. Барысы да бер формулага буйсына. "Үзебезгә теләмәгәнне сезгә телибез". Икеләтә фикерләүлек бит ул.
Аның төп гаебе кешенең табигый тигезлеген танымауда түгел, икеләтә фикерләүлектә, үз-үзен эзлекле булмавында! Ул гаеп акыллы булмаганга да үзе күңелсез. Һәр кешенең бит үзенне иң дөресе дип күрәсе килә, ә сез аның күзләрендә аның камилсезлеген исбатладыгыз. Ул гаептән танудан үз-үзенә ышанлыгы югалта бара. Максатыгыз ирешелгән. Бөтен теләгәннәр татар теленә күчмәсәләр дә, бу берләшмәдә "татар теле спирале" киңәеп әйләнә башлады.
Фикерләтү
Шул бәхәсләрнең глобаль нәтиҗәсе нинди булыр? "Урысларны" фикерләтеп, сез аларга, әлбәттә, үзләрен яхшыракка эттереп, яхшырак тормышны ашырасыз. Болай килеп чыга: татар теле хакына көрәшеп, "урысларда" рефлексацияләнмәгән икеләтә фикерләүлекне дә бетерә. Димәк, мондый татар телен бәхәсләшеп яклау ул "урысларны" ярату хисенең чагылышы. Киресенчә дә, "урысларны" яратсагыз, ул икеләтә фикерләүлеккә күзләрен ачтыру эшли алганлыктан иң мөһиме.
Әгәр сез "урысларны" дошман күрәсез, мондый татар теле хакына бәхәсләшү сезнең дошман күрүенә каршылык булып чыга - сез бәхәстәшләрнең тормышын яхшыга үзгәрәсез! Менә шундый парадокс!
Соңгы кисәктә нәрсә ул краудсорс укып карыйбыз.