Исегезгә төшерәм, бу блог татар теленне гомре буе өйрәнгән (дә өйрәнеп чыкмаган) бер урыс егете алып бара. Хаталарымны тапсагыз, язма төбендә күрсәтеп языгыз, конструктив критика һәркемнән алына.
Текстның башы монда, икенче кисәк монда, бу - өченче кисәк.
Күрсәттерү
Икенче кисәктә без "сөйләттерү" техникасынны бәхәсләштек. Анын төп фикерләре ниниди?
- татарчаны өйрәнгәннәр, ләкин ишетмәгәннәр дә күрмәгәннәргә татарчаның ишетелү дә күрсәтү норма дип гадәтләндерү
- гадәтләндерелгәннәр татар теленең кадере күбрәк бар дип карыйлар, шул карашлардан балаларын татар телен өйрәтүче группаларга бирәчәкләр, "татар телен белү спирале" шул чактан киңәеп әйләнергә башлаячак.
- гадәтләндерүчеләрнең эндәшүе гадәтләндерелгәннәрнең кәефен бозмаска, киресенчә, күтәрергә тиеш, үзене рәхәтләнеп үзенең өстенлеген күрсәтү ысулы түгел ул, ул татарча сөйләшүне фикерләү дәрәҗәсеннән рефлекс дәрәҗәсенә күчерә торган ысул; сез бу ысулдан зур эш эшләгән идем дип рәхәтләнергә тиешсез, башка кешене сындырган идем дип рәхәтләнергә ярамый ул ысулда!
Сезгә кешеләр белән сугышасы киләме? Тезеңә бәреп сындырасы киләме? Сез аларны җүләр санап, аларны үз теләгенә буйсындырасы киләме? Тыштан назлы итеп, ә эчендә салкын канлы еланча күп чит кешеләр белән сөйләшү сезнең өчен түгелме? Ләкин сез дә милли җанлы да, татар телен саклануда катнашасыгыз да килә? Өченче ысул сезнең өчен!
Шәһәр безнең белән төрле телләр, төрле хәрефләр белән сөйләшә. Соңгы ун ел ул хәрефләре дә телләре дә күбесенчә урыс. Аны нинди зур төркемнәргә бүленеп була?
- рәсми органнарның элмә такталары (исемнәре дә эш вакыты такталары)
- бизнеснең тыш элмә такталары (исемнәре дә эш вакыты такталары)
- бизнеснең эчке навигациясе, бүлекләр исемлеге, эчтәге рекламасы (визуаль да аудио), бәя күрсәткечләре
- торактагы сирәк язмалар
- транспорт инфраструктурасында тукталышта такталар, таблолар, транспортта эчке такталар, таблолар, эчтәге ябыштырлыклар
- юлдагы күрсәткечләр
- реклама
Шулардан тел кануннары буенча татарча язу кайсыда рәсми төстә кушыла? Көтмәгәндә, яза торганнар яздырыла торганнардан күбрәк. Кайсыда гариза язып тәртипле рәвештә яздырып була?
- Татарстанның рәсми органнарның бөтен әлмә такталары ( Татарстанның Дәүләт телләре турында кануны буенча)
- Казандагы бизнеснең эш вакыты такталары (башка такталардан, эчке бизәнүләрдән башка) - Казан шәһәр төзәкләндерү кагыйдләре (пункт 198.5.6 Правил благоустройства г.Казани ) буенча, Татарстанның Дәүләт телләре турында кануны буенча
- Шәһәрара автобусларның соңгы тукталышлары (Татарстанның Дәүләт телләре турында кануны буенча - топонимнар бүлеге)
Рәсми органнарда яки шәһәрара автобусларда татарча язылмаган булса, Татарстан хөкүмәт порталына языгыз, бизнеснең эш вакыты язылмаган булса, Казанның рәсми сайтында админкомиссиягә шундый фактлар турында языгыз. Ул процессы инде көйләнгән, кире кагу көтелми.
Ләкин башка хәлләрдә алдан билгеләнгән процессы юк. Федераль, республика, муниципалитет кануннары, ГОСТлар уйнашып хатыгызны алучыга тулысынча ачык булмыйча, конъюнктурадан торып, төрле нәтиҗәләргә алып китерәләр. Хатыгызны якладылар, татарча язмаганга штраф яздылар яки сөйләшеп ышандырдылар, ул татар язмасын элеп куйды икән? Эшегез уңган, бернәрсә бозмасын өчен дә төзәтмәгез. Югыйсә, чын уеныгыз башланып китә генә! Бирешергә һич тә кирәкми!
Бер канун (федераль яки муниципаль яки ГОСТ) буенча татар язмасы кирәкмәс иде дип җавап алсагыз, сез икенче хатта Татарстан кануннарына төртеп каршылыкларны билгелеп куегыз. Федераль кануннарын белән каршылык чыкса (реклама, федераль органнарның эчтәге язмалары) бернәрсә дә ясап булмый ул, намусыгыз саф калсын өчен, Татарстаннан депутатларга үз фикерләрен белдереп языгыз. Ләкин, Татарстан канунарына муниципаль актлары каршылыкка чыкса, сез ул каршылык турында прокуратурага, Татарстан хөкүмәт порталына, ул мәсьәлә чишенер өчен хөкүмәттәге татар теле турында комиссияне җыярга кушыгыз. Мәсәлән, Казан шәһәренең кагыйдәләре буенча эш вакыты такстасыннан башка элмә такталары ике телле булырга тиеш түгел. Ул республиканың дәүләт телләре турында канундагы "һәр күрсәтмәле мәгълүмәт ике дәүләт телендү булырга тиеш" язылганга каршылык булып чыга. Сезнең муниципаль актны үзгәрергә таләбе дәлилләнгән дип санала.
ГОСТлар каршылыкта булса (юл күрсәткечләр хәлендә), сез "Татарстан кануннары бозмасын өчен ГОСТның яңа версияне чыгара торган комиссиясенә Татарстаннан менә шундый, телебезне саклана торган тәкъдимнәрен җибәрегез" дип хөкүмәт порталына хат языгыз.
Кайвакытта Татарстанның кануннарын да үзгәртәсебез бар: торак эчендә, автобуслар эчендә, бизнес эчендәге язмалары (навигация, бүлекләр) бернинди канун регуляциясенә дә төшми. Дәүләт телләре кануныда ике мәгънәлелек бар: ул кануны буенча Татарстанда да чыгарылган товарның тышлыгы русча гына да булса ярый, шул эчке бизәнү товарның тышлыгы дип (чынлап та, товар түгел ул, хезмәт бит ул), ул язмаларны татарлашып булмый. Ләкин шул категорияләрдән татарча язмалар сирәк тә булса, очрый икән. Икеядә, Ашанда, Пятёрочкада эчтәге язмалары - ул канун эшенең нәтиҗәсе түгел, төрле активистларның шул бизнесләргә, Сәүдә министерлегенә хатлар, очрашулар нәтиҗәсе. Ул барысы канун хәрефеннән түгел - күрсәткән басымнан барлыкка килде.
Сез дә ул активистлык басым тудырга да кушыла аласыз. Үз басымны көтеп торганы да бар: шундый ук Ашанда бүлекләр ике телле, ә үлчәүләр дә кәшбәк рекламасы бер телдә генә.
Түрәләрне беләсез бит, аларның "бизмәне" бар. Бер тәлинкәдә эш эшләвеннән уңайсызлык, икенчедә эш эшләмәвеннән уңайсызлык. Аз гаризалар булса, эшләмәү уңайрак булып сизелә, күп гаризалар булса, эшләмәве аларга күбрәк зыян китерә. Шундый хәйләне дә белегез: йөз кешедән бер гариза ул бизмәндә йөз кешедән йөз гаризадан өч тапкыр җиңелрәк. Максатларыгыз ирешүдә түрәләрнең эшен арттырудан курыкмагыз, болай итеп кына сез эшләмәү тәлинкәсенең авыррак тарттыра аласыз. Язганны үзе дә җибәрегез, дуслардан да җибәрттерегез.
Шундый эштә сезгә хатташлардан өстенлегегезне сизү ярый. Хатлар аша аны тапшырмагыз гына, еланча салкан канлы язып, снайпердай атылып егылганны "каршылык нокталарын" атып чыгыгыз, икенче дә, өченче дә, дүртенче дә хатны җибәреп. Сезнең ярсуыгыз усал сүзләрдә түгел, басымыгызда, бирешмәвегездә чыгуын тапсын. Хатташыгызны җансыз юләр дип күзаллап, аларга үз сорауларында виртуаль рәвештә аяк чалыгыз. Болай итеп ачуыгызны чыгарыгыз.
Әйе, сез ташны тишә торган тамчы буласыз. Тамчы, бөртек шундый файдалы эштә дә буласыгыз килмәсә, сезнең өчен дүртенче кисәк бар.