Исегезгә төшерәм, бу блог татар теленне гомре буе өйрәнгән (дә өйрәнеп чыкмаган) бер урыс егете алып бара. Хаталарымны тапсагыз, язма төбендә күрсәтеп языгыз, конструктив критика һәркемнән алына.
Текстның башы монда.
Башкаларны сөйләттерү
Сүз дә юк, һәр тел саклау эшлеклесе башка татарга үз үрнәген күрсәтеп, башка халыкларга белән дәүләткә әйләнеп тә карамыйча, телне сакларга чакыралар. Әммә үзләре дә, татар телен ныгыту өчен татар телле чараларны уздыра башласа, менә шундый нәтиҗәсенә килеп чыгалар: кызык булмаган чараларга татар телле кеше дә килми, кызык булган чараларга татар телле генә кеше түгел, татарча белмәгәннәр дә киләләр. Чараны урыс теленә күчертеп, ул чараның татар телен ныгыту максаты ирешми кала. Бөтенесе татарның үзеннән тора гынамы? Шикләнәм. "Үзеннән башла" ысулыннан баш тартмыйча, тел муенсабызга тагын бер бөртек кирәк.
Ярый, татар телле экскурсиягә ияргән 1950-1960 елларда туган рустелле апаларны тимик. Алар теләгән булсалар да, татар телен өйрәнергә теге вакытта рустеллеләргә мөмкинлек булмаган иде. Шул сәбәптән дә 1990 еллар башында да төрле эштәге белмәгәннәрдән дәүләт татар телен белергә таләбе кимсетү булып күренгән. Финнәр дә Финляндиядә дәүләт швед теленә фин телен кушып үстергәнгә фин телен өйрәнү 20 еллык план төзгәннәр (ул барысы да Русия Империясе астында). Шундыйрак таләпкә күчеп киткәндә заманыбыз үзгәрә, дәүләт яки башка хезмәтендә татар телен белү таләбе югала, киләчәктә хезмәтләрдән кешеләр югаласыдан да шундый таләп барлыкка кайтып килмәс дип уйлыйм.
Таләбе юк, ләкин өйрәнгәннәр бар бит! Минем кебектәй, 35 яшьлеләрдән башлап 20 яшьлеләргә кәдәр. Әйе, әлле кем ике сүз җөмлә дә әйтәлми, кемдер бишлеккә генә укыган, барысын да истә тотып, кирәк булмаганлыктан кызгана. Ләкин, ул өйрәткәннән качаканнар юк. Татарча сорау бирсәгез, күпме кеше татарча җавап бирер иде? Күпме кеше татарча сорау аңлап, русча җавап бирер иде? Татар телле сөйләшүендә катнаша алганнардан күпме берни татар телле эндәшүе булмаганнан катнашмый? Беркем дә белми. Беркем дә тикшереп карамаган иде.
Чынлап та, гади бер ысул бар! Ни өчен шул ысулның бернинди телгә алынуы да юк икән?
Һәр татар телле (кассада, тукталышта, трамвайда) 30-20 яшьлек һәркемгә эндәшүе татар теленнән башлый. Бер-ике секундтан соң аңлашмауны сизсә генә, эндәшүен урысча янадан кабатла. Шундый ук дусларча, канәгатьсезлеген белдермичә, бер нәрсә дә булмаган шикелле. Татарча эндәшү норма булган шикелле. Сез эндәшкән кешеләр шул хәлгә каршылык күрсәтсә, "ни өчен сез миңа татарча эндәштегез" сорасалар, "йөзегез интеллектуаль булып күренә, татарча да беләсез дип күренде миңа". Шул җаваптан беркем дә үпкәләмәс, чынбарлыкка да каршы килми ул - рустелле "отличниклар" тырыш булганлыктан татар телен дә беләләр, практикасыз калып әкренләп кенә оныталар. Күп кеше сезгә татарча җавап бирмәсә дә, аларның татарча эндәшү норма булып санала башлый, балаларның мәктәптә нинди телне сайлаганда, барысын бизмәнләп, татар телен өйрәнергә тотыныр иделәр.
Шул вакыттан татар теленең "белү-белмәү" спирале киңәеп әйләнә башланыр иде. Шул ук вакытта нәтиҗәсе күренмәс иде, әлбәттә, шул юлда бер буын гомере дәвамында эшләсегез бар. Ләкин, барыбер, ул спиралнең киңәеп әйләнүе күп кешегә ышаныч бире иде. Хәзерге вакытта ул спираль тараеп әйләнә, аралашудан аралашуга татар телле аралашуның мөһимлеге, кадере кими. Әйе, 1-2 секунд уңайсызлыкка хас эндәшү тел сәламәтлегенә шушындый глобаль йогынты ясый.
Шул ысулдан башкалары да бар, алар катырак дип санала, бу ысул бик тә нечкә. Башка ысуллары ул тел абструкциясе, урысча белмәгәнгә салышу, яки салышмыйча сезгә эндәшкәндә сезгә ул эндәшү кирәк булмаган вакытта татарча гына җавап бирү. Минемчә, ул ысуллар мин тәкъдим иткән караганда бик тә эффектив түгел. Карагыз әле, ул ысуллардан конфликт хәле барлыкка килә, ләкин әңгәмәдәшегез үзенең дөрес булмавын сизелми кала. "Сөйләттерү" ысулында сез татарча белүе интеллектуальлеккә бертигез дип исбатласыз. Шуннан сез дә салкын канлы да әдәпле дә зыялы булып калырга (яки, калмасагыз, күренергә) тиеш. Ул басым әлбәттә басым ул, әмма зыялы да, басымчак булмаган кешедән чыкса, ул басымы астындагылар без үз белмәгәнлектә үзебез дөрес түгел дип уйланачак.
Азчылыкта да булсагыз, шундый тотыш максатыгызга ирешә. Күренекле публицист Нассим Талеб аны "азчылык диктатурасы" дип атаган.
Гомремдә шундыйрак чит кешедән "сөйләттерү" бер-ике тапкыр булган иде. Шәһәр янындагы пароходта бер абыйның миннән шырпы соравы истә калган иде. Мин "шырпы" сүзен шул очрактан онытмыйча яшеп ятам, мәсьәлән. Очраклары күбрәк булса, күбрәкме сүзләр белер идем?