Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Сабый чактан ук әдәбиятка мәхәббәтне аңа әнисе Гөлҗамал һәм абыйсы Габдулла уяткан булса кирәк. Соңгысы - Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримов әдәбият сөючеләр өчен Ярлы Кәрим тәхәллүсе белән иҗат иткән шагыйрь буларак таныш.
Танылган журналист Римзил Вәлиев Кәримовлар нәселенең төп чыгышы хәзерге Татарстанның Сарман районыннан ди. Чөнки ул яктагы 12 авыл, шул исәптән Ает авылы да, 270 ел элек Минзәлә өязеннән (хәзерге Сарман районы) күчеп килгән булган. Шуңа күрә фронтовик шагыйрь ике республика өчен дә бик кадерле.
Туган авылында башлангыч белемне алгач, Фатих Бәләбәй педагогика техникумының әзерлек курсларында укый. 1925 елда ул Казан җир төзелеше техникумына укырга керә. Биредә булачак хатыны Кадрия Ишукова белән дә таныша. Киләчәктә яшьләр гаилә коралар (1930), кызлары Ада һәм Ләйлә туа.
Авторның Казан чоры иҗаты 1926-1927 елларда басылып чыккан беренче шигырьләреннән башлана дисәк һич тә ялгыш булмас. Алга таба, 1931 елда Фатих Кәримнең «Башлангыч җыр» исемле беренче шигырьләр җыентыгы да чыга. 1930-1937 еллар аралыгында язучының 10 нан артык шигырь һәм проза китабы дөнья күрә. Казанда Фатих Кәрим төрле газета-журнал редакцияләрендә хезмәт куя, Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлеген җитәкли. Кызганычка каршы, яшь каләм әһеленең үргә таба күтәрелеп барган тормыш һәм иҗат юлы бервакыт чәлпәрәмә килә. 1937 елда “Аникин” исемле поэмасы өчен Фатих Кәримне эзәрлекли башлыйлар. Аны Совет Армиясе намусын пычратуда гаеплиләр. Фатихны комсомолдан, соңрак Язучылар берлегеннән һәм ахыр чиктә эшеннән дә чыгаралар. 1931-1937 елларда Фатих Кәрим гаиләсе белән хәзерге Кремль урамы 21нче йортта яши. Ул вакытта әлеге урам Чернышевский урамы дип атала. 1937 елда 67нче фатирга килеп тентү уздыралар, барлык кулъязмаларын, хатларын, газета-журнал, китапларын алып чыгып китәләр.
1938 елның гыйнварында шагыйрьне 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарыла. Ул баштан Казан төрмәләрендә, озак та үтми аны этап белән төньякка – сәяси тоткыннар лагерена (совет концлагерена) озаталар. Фатих Кәрим 4 елга якын Архангельск өлкәсе, Коми Республикасы төрмәләрендә утыра.
Халыкта шагыйрьнең “Үлем баржасы”ннан исән калуы турында миф яши. “Үлем баржасы” дигән төшенчә – ул тоткыннар белән шыплап тутырылган баржа, аны диңгезгә алып чыгып ут төртеп яндырырга тиеш булалар. Фатих Кәрим әлеге “үлем баржасы”ннан тагын бер тоткын белән бергә исән калып, Ак диңгезнең яр кырыена чыгалар, ләкин кабат кулга алыналар. Шагыйрь үзе бу вакыйга турында берни дә язмый. Кызганыч, ләкин бүгенгә көндә рәсми рәвештә бу хәлне раслаган документ-материаллар да юк. Әмма Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗатын өйрәнүдә күп көч куючы шагыйрь Ренат Харис һәм әдәбият белегече Рамиль Сарчин Фатих Кәримнең шигырьләрендә бу факт турында шигъри юллар булуын ассзыклыйлар. Шуңа күрә “Үлем баржасы”ннан исән калу бернинди дә миф түгел дигән караш чынбарлыкка якын тора.
Фатих Кәримнең тәрҗемә өлкәсендә эшләгәне дә мәгълүм. 1937 елларга кадәр ул В.В. Маяковский шигырьләрен, А.С. Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итә. ТР Язучылар берлегендә узган бер очрашуда Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым бер истәлеге белән бүлешкән иде. “1937 елда, әти эшеннән чыгарылгач Марк Твенның “Том Сойер маҗаралары” әсәрен тәрҗемә итеп нәшриятка тапшырган булган, әлеге кулъязма ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыга. Соңрак бу әсәр басыла, ләкин тәрҗемәнең авторы итеп Гариф Гобәй күрсәтелгән була. Әлбәттә бу вакыйга күңелне тырнап тора”, - дип сөйләде шагыйрь кызы.
1941 елда Югары суд Фатих Кәримгә карата алдагы хөкем карарын нигезсез дип таба. Һәм 1941 нче елның 1 нче декабрендә ул акланып иреккә чыгарыла. Әлбәттә әлеге ирек Фатих Кәримнең хатыны Кадрия тарафыннан төрле инстанцияләргә иренең хаксызга хөкем ителгәнен аңлатып язган хатларының нәтиҗәсе була.
Бер айдан Фатих Кәрим үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китеп бара. Күпчелек чыганакларда шагыйрь сугышка штрафбат сугышчысы буларак килеп керә дип яздылар. Ләкин бу мәгълүмат һич кенә дә дөрес түгел. 1942 елның гыйнварыннан рядовой солдат булып яуга кергән Фатих Кәрим, 1944 елда кече лейтенант дәрәҗәсенә ирешә, взвод командиры була. 1942 елның 19 апрелендә Кадриягә “хәбәрсез югалды” дигән язу килә, ләкин шул ук елның 1 маенда Фатих Кәрим Казанга кайта, ай ярым госпитальдә дәвалана. Шунда ул “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын иҗат итә, күп кенә шигырьләрен язып газеталарга бирә. Яралары төзәлгәч тә ул кабат сугыш кырына, фронтка китә.
1945 нче елның 19 нчы февралендә Кенигсберг шәһәрен һәм крепостен штурмлау вакытында шагыйрь батырларча һәлак булган. Фронт шартларында ул 150 гә якын шигырь, 8 поэма, «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1943) исемле повестьлар, «Шакир Шигаев» исемле пьеса язган. Сугыш чорында Фатих Кәримнең “Мәхәббәт һәм нәфрәт” (1943), “Моң һәм көч” (1944) исемле ике китабы басылып чыга. Сугыштан соң ул роман язарга план корган була, кызганыч, аның бу хыялы тормышка ашмый кала.
Бүгенге көндә Фатих Кәримнең җәсәде Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәренең хәрби мемориалында Туганнар каберлегенә җирләнгән. Биредә патриот-шагыйрьне олылап һәйкәл-обелиск та тора, аның исеме белән шәһәрнең бер урамы да аталган.
#фатихкарим #казань #Калининград #булатибрагим