Шәһәр хакимияте һәм “КАМАЗ-лизинг” арасындагы низаг “НефАЗ” автобусларын маршрутлардан алып, автогигантка кире кайтару белән тәмамланды. Билгеле инде бу беренче чиратта җәмәгать транспортында йөрүчеләрне борчуга салды. Социаль челтәрләрдә автобусларның юкка чыгуына нәфрәт белдерүчләр дә күп, “Газель”ләрне мактаучылар да җитәрлек. Халыкны йөртүне оештырылуын тикшерү максатыннан, башкарма комитет, транспортчылар һәм матбугат чаралары белән күчмә киңәшмә уздырды.
Журналистларны кызыксындырган сорауларга шәһәр хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков, транспорт бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Максим Парамонов, “Пассажирские перевозки” предприятиесе генераль директоры Николай Тятюшкин җавап бирде.
Маршрут халык тарафыннан күп шикаять килгән “Автостанция”, “21 квартал”, “Пединститут” һәм “7 нче бистә” тукталышлары аша узды. Без автостанциягә барып җиткәндә кичке 5нче ярты иде. Әмма пассажирлар арасында этеш-төртеш булмады, тукталышка бер-бер артлы “Га