Найти тему
Әтнә таңы - Новости

Әти кызы

Кабереңә  килдем әле, әткәй!
Нихәл, диеп, башым иямен.
Сагындым бит, әти, жаным, диеп,
Алларыңа тезем чугәмен.

Ләйсән Гадеева  Шәйхетдинова Казан  - Кышлау
Ләйсән Гадеева Шәйхетдинова Казан - Кышлау

Вакыт бара. Анын hич эше юк.
Агып бара, хәтта, еллар да.
Бернинди дә дәва табып булмый,
Юксынудан туңган җаннарга.

Кабереңә килдем әле, әткәй!
Таныйсыңмы нәни кызыңны?
Иркәләче тик бер генэ тапкыр,
Башларыма куеп кулыңны.

Исеңдәме, алларыңа алып,
Үчти, учти иткән чакларың?
Була иде  кайчак, тыңламагач,
Шелтәләп тә куйган чакларың.еклама

Хәтерлисең мин, әти, бәгърем,
Төшә идек икәү  болынга…
Тирләп- пешеп печән чаба идең,
Мин кубәләк куган чагымда.

«Әти кызы», диләр иде мине,
Минем өчен бу бит горурлык!
Ниләр тагын эшли алам икән,
Әти кызы булып калырлык.

… Кабереңә килдем әле,әти…
Сагынудан үзәк өзелә.
Бар җанымны сина бирер идем,
Курер өчен тагын бер генә!..