Сарык йонының кирәксезгә әйләнүенә үч итепме, генетик тайпылыш нәтиҗәсеме, Ташлыяр авылында шәхси хуҗалыкта йонсыз кара сарык бәрәне туган. “Биш көнлек кенә булса да, бәрән бик тере, ашарга ярата. Әнисе янына имезергә төреп алып чыгам. Әнисенең тавышын ишетү белән, төшәргә омтылып, тыпырчына башлый”, ди бәрән хуҗасы Альбина Салихова. “Кара төенчек”нең әнисе – шоколад төсендә, әлеге бәрән – аның беренче баласы. Өлкәннәр дистә еллар элек йонсыз бозау туганын да искәртте. Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Ташлыяр авылында шәхси хуҗалыкта йонсыз кара сарык бәрәне туган
19 февраля 202019 фев 2020
19
~1 мин