Найти в Дзене
Мир наизнанку

Җир шары

Без яшәгән җир шары Һичкенә дә туктамый. Ике ярты шар булып Әйләнә ул, арымый. Дөнья шулай яралган, Ходай бик тә җайлаган. Яртыларны ялгаган, Бер бөтенне ясаган. Чокыр булса тавы бар, Эссегә бар салкыны. Юклык күрә байлыкны, Югалту көтә табуны. Бәндә эзли үз ярын, Сайрап таба кош парын. Җәйнең матур көнендә Чәчкә ача таҗларын. Җир туктамый әйләнә, Барда бергә бәйләнә. Егет кызга өйләнә, Уртак яшәү көйләнә. Язны бар да яшәрә, Җиребез дә тазара, Уйларыбыз яңара, Таң атарга кызара. Радис Давлетов

Без яшәгән җир шары

Һичкенә дә туктамый.

Ике ярты шар булып

Әйләнә ул, арымый.

Дөнья шулай яралган,

Ходай бик тә җайлаган.

Яртыларны ялгаган,

Бер бөтенне ясаган.

Чокыр булса тавы бар,

Эссегә бар салкыны.

Юклык күрә байлыкны,

Югалту көтә табуны.

Бәндә эзли үз ярын,

Сайрап таба кош парын.

Җәйнең матур көнендә

Чәчкә ача таҗларын.

Җир туктамый әйләнә,

Барда бергә бәйләнә.

Егет кызга өйләнә,

Уртак яшәү көйләнә.

Язны бар да яшәрә,

Җиребез дә тазара,

Уйларыбыз яңара,

Таң атарга кызара.

Радис Давлетов