Расим Хабибуллин
Нигезләмә бөтен халык күз алдына чыгарылырга тиеш түгел
“Элек менә шушындый эчке документларны, шәригать һәм гакыйдә мәсьәләләренә кагылышлы документлар, хәдисләр, дәлилләр берсе дә гомум халыкка җиткерелмәгән. Әнә Гариф Гобәй "Коръән серләре"ндә үзенчә нәтиҗә ясаган бит инде. Син аны укыйсың, үзеңчә аңлыйсың. Бу укый да, үзенчә аңлый. Аннан "сыр-бор" китә. Шуңа күрә мондый документлар эчке кулланылышта гына булган. Имамнар аны журналистларга да, гомум халыкка да чыгармаганнар. Әнә Рәсим Хәбибулла атна саен рәхәтләнеп гәҗитләрдә нәрсә уйлый, шуны яза бит. Бүтәннәр дә яза”.
Менә бит баш казый нәрсә сөйли. Шәригатьне, гакыйда мәсьәләләренә кагылышлы документларны һәм хәдисләрне, халыктан яшерергә кирәк ди. Бу элеккеге каһиннар кебек эшләүне хуп күрә. Каһиннар төрле юллар белән халыкны алдап, пәйгамбәр артыннан иярмәскә чакырганнар, хәтта төрле җәзалар белән куркытканнар, пәйгамбәрне үтергән очраклар да күп булган. Безнең баш казыебыз матбугат конференциясендә ачыктан ачык ислам динендәге дәлилләрне яшерергә чакыра. Югыйсә Коръәндә Аллаһы Тәгалә ап-ачык әйтә:
“Хакыйкатьтә, кемнәр Аллаһы иңдергән Китап хөкемнәрен яшерәләр һәм Аллаһ хөкемнәрен бетәчәк дөньяның аз малына саталар, үзләренең карыннарын ут белән тутыралар” (2. 174.)
Казыйның мин язган мәкаләләрне укыганын белгәч бераз шатланган идем, әмма Коръән һәм Сөннәттән дәлилләр китереп язган мәкаләләр аның ачуын кабарта булып чыкты, чөнки ул “дәлилләрне гомум халыкка җиткерүне” яратмый икән. Ягъни, гади халык ислам диненнән никадәр ераграк торса, аларга яшәргә шулчаклы тынычрак. Чынлыкта, Ислам динендә булган баш казый булса, дин турында дәлилсез язылган мәкаләләрнең авторы белән әңгәмә корыр иде. Ә менә ислам динен ниндидер мәзәкләр җыентыгы итеп кабул иткән һәм кеше җаны бер кешедән икенче кешегә күчеп йөрүенә ышанучы (риенкорнациягә ышанып, халыкның башын бутап китап язучы) бәндә әлбәттә ислам дине турында дәлилле мәкаләләр язучыларны яратмый инде. Шуның өчен ул, ачуы килеп минем исемне дә телгә алып китә.
ЗАГСта теркәлү һәм никах
“ЗАГСта теркәлүчеләрне берничектә никахсыз торучылар дип әйтеп булмый, никахлары укылмаган булса да. Элек бит никах өчен төрмәгә дә ябалар иделәр, әмма язылышмыйча торучылар юк иде. ЗАГСта язылгач, алар бит шаһитләр алдында мөнәсәбәтләрен игълан итәләр, аны раслыйлар, кәгазьгә кул куялар”.
Менә бит ничек ап-ансат икән. ЗАГСка барып язылышалар да яшьләр, никах укытып та торасы юк икән. “Казыебыз” әллә хәзер дә никах укытучыларны төрмәгә япканнарын телиме икән?
Аллаһы Раббыбыз безгә, менә шулай ислам динен мәзәк итеп кабул итүчеләр хакында болай ди:
“Алар үзләренең фаразларына һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр. Ә бит аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде” (53. 23).
“Сез үз телегез белән ялган таратасыз, һәм авызыгыз белән бернинди белемегез булмаган нәрсәләр хакында сөйлисез. Сез бу гамәлегезне гонаһысыз җиңел эш, дип фараз кыласыз, әмма Аллаһ хозурында ул – олы гонаһ. (24. 15.)
Мөхтәрәм милләттәшләр! ЗАГС шәригать буенча укыла торган никахларны алыштыра алмый, чөнки ЗАГС бүлегендә язылышу вакытында шәригатьнең төп таләпләре исәпкә алынмый. Никах ул – егет белән кызның (ир белән хатын-кызның) яңа гаилә корып яшәүләре өчен Аллаһы каршында рөхсәт алу. Шуның өчен Коръәндә Аллаһы әйтә:
“Мәҗүсиләргә өйләнмәгез, алар иман китергәнчегә чаклы. Сүзсез, кол булган мөселман хатыны азат булган мәҗүси хатыннан хәерле, хәтта ул хатын сезгә ошаса да. Мөселман булган хатыннарны мәҗүси ирләргә кияүгә бирмәгез, хәтта иман китергәнгә чаклы. Шиксез, кол булган мөселман ир, мәҗүси ирдән хәерле, хәтта ул ир сезгә ошаса да. Алар сезне утка чакыралар, ә Аллаһ җәннәткә һәм Үзенең ихияры белән ярлыкануга чакыра. Аллаһ үзенең аятьләрен кешеләргә тәфсилләп аңлата, бәлки алар насихәтне кабул итәрләр” (2. 221.).