Ашаган бер жимешнең тешен жыеп бару гадәте бар иде бездә. Өйдәгеләр күрәгә ашагач та, калган төшне банкага салып куя.
⠀
Мин, кичләрен күңелсез булса, шыпырт кына түр якка чыгам да бабайга сүз катам:
-Бабай, әйдә миңа чикләвек ватып бир әле!
-Хәзер, "Время" бетсен дә...
⠀
Яңалыклар тапшыруы беткәч, бабай әкрен генә кузгала да пич өстендә торган банканы ала. Банка эчендә- күрәгә теше. Шкафтан чүкечне чыгарып, бабай идәнгә утыра. Агач идәннең тишекле урынын табабыз да шунда жимеш төшен куябыз. Кабыклары читкә таралмасын өчен, янәсе. Сөякле ябык куллары белән ныклап чүкечне тотып, тешләрне вата башлый.
⠀
Мин, кечкенә кызчык, күзләремне ялтыратып, шул эчтәге чикләвекне көтеп торам. Кабык, урталайга ярылып, вакланып бетә. Иң мөһиме-чикләвеге ватылмасын.
⠀
Шулай ашый торгач, ярты банка бетә🙄 Инде яртысы юк!
⠀
Бабай, инде туепмы: "Житте, йокларга ятам",-дип жыена башлый. Мин ялына-ялына берне булса да тагын сорыйм. Ул күнә, шулай сорагач ватмыйчы буламы соң?😀
⠀
Шул чикләвекнең тәмен әле дә хәтерлим. Әчкелтем жимеш төше...
⠀
Күңел хатирәсе...
⠀
Балачак китабының битләрендә уелып калган күренешләр вакыт-вакыт искә төшә дә талчыккан йөрәккә икенче сулыш өрә. Безнең шулай әкрен генә тернәкләнүебез-Аллаһның бер хикмәтедер. Әгәр дә песи баласы кебек 6 ай эчендә үсеп житсәк, истәлекләр шундый татлы булып, тарихта сызылып калыр идеме икән? Юктыр...