Найти в Дзене
Айгөл Дәүлиева

Көтү көткәндә яки жәйнең бер көне.

Бүген балалар белән, пычрак ерып, болынга төштек. ⠀ Балачакның жәйләре шунда үтте дисәм дә, арттыру булмас. Төшеп калган каз каурыйларын, чәчәкләр жыю үзенә бер күңелле шөгыль иде ул вакытта. Тамырлары чыккан "шайтан агач"ында штаблар төзеп уйнаганнар ап-ачык булып исемдә калган. ⠀ Болын белән бәйле мажараларның иң кызыклысы авыл көтүенә чыгу булгандыр. Алдагы көнне таяклар, чыбыркылар, киясе киемнәр, су саласы шешә әзерләнеп куела. Иртә йокларга ятыла. ⠀ Көтүгә чыгасы көннең иртәсе бик күңелле башланып китә. Сөтле каты чәйне каймак яккан ипи кисәге белән эчеп бетергәч, киемнәреңне киеп ишегалдына чыгасың. Авыл иртәсе күңелгә рәхәтлек иңдерә торган бер мизгел бит ул. Кемдер чиләк тавышы чыгарып сыер сава, еракта басуга таба юл тоткан трактор тавышы. ⠀ Әзерләп куелган таякны тотып, сыерларны куа төшәсең. Күңелдә горурлык, имеш көтүче мин бүген. Болынның иң матур чагы иртә белән икән. Үләннәргә төшкән чык тамчылары кояшта ялтырый, һәм ниндидер томанлы ялтыравык жәймә түшәлгән кебек була

Бүген балалар белән, пычрак ерып, болынга төштек.

Болын
Болын

Балачакның жәйләре шунда үтте дисәм дә, арттыру булмас. Төшеп калган каз каурыйларын, чәчәкләр жыю үзенә бер күңелле шөгыль иде ул вакытта. Тамырлары чыккан "шайтан агач"ында штаблар төзеп уйнаганнар ап-ачык булып исемдә калган.

Болын белән бәйле мажараларның иң кызыклысы авыл көтүенә чыгу булгандыр. Алдагы көнне таяклар, чыбыркылар, киясе киемнәр, су саласы шешә әзерләнеп куела. Иртә йокларга ятыла.

Көтүгә чыгасы көннең иртәсе бик күңелле башланып китә. Сөтле каты чәйне каймак яккан ипи кисәге белән эчеп бетергәч, киемнәреңне киеп ишегалдына чыгасың. Авыл иртәсе күңелгә рәхәтлек иңдерә торган бер мизгел бит ул. Кемдер чиләк тавышы чыгарып сыер сава, еракта басуга таба юл тоткан трактор тавышы.

Әзерләп куелган таякны тотып, сыерларны куа төшәсең. Күңелдә горурлык, имеш көтүче мин бүген. Болынның иң матур чагы иртә белән икән. Үләннәргә төшкән чык тамчылары кояшта ялтырый, һәм ниндидер томанлы ялтыравык жәймә түшәлгән кебек була.

Сыерлар жыелып беткәч, әкрен генә юлга кузгалабыз. Сабантуй була торган якка икән бүген. Әкрен генә серлар жаена атлыйбыз. Мине көтү артына куялар, ә бабай кырыйдан бара. Бер күчкә жыелган сарыклар, бәрәннәр көтүне әллә ничек жыйнаксыз итә иде кебек миңа. Әллә кемнәрнең сыеры кача торган икән, күз-колак булырга кирәк.

Хәйран гына йөргәч, яткылыкка төшәр вакыт житә. Тигезрәк сулы урынны сайлап, сыерларны һәм үзебезне ял иттерергә кирәк. Чираттан өйгә кайтып, әбәт ашап киләсе бар. Әни ул көнне кибеттән берәр тәмле әйбер алып менә. Баллы тышлы чикләвек, мәсәлән.

Барлык көтүчеләр дә тамак ялгагач, кемдер черем итә, кемдер ләчтит сата. Мин үзем дистәләгән сыер арасыннан үзебезнекеләрне эзләп табарга ярата идем. Кызык бит. Бераздан бабайның чыбыркысын алып шартлатырга өйрәнмәкче булам. Күпме генә тырышсам да, тәки өйрәнә алмадым мин аны. Аякка эләгеп үзәккә үтте дә...

Яткылыктан соң тагын берничә сәгать йөрисе. Ул калган 2-3 сәгатьнең озак үтүләре...Кайчан бетә дә, кайчан өйгә. Инде сыерларны да аның хәтле куасы килми, качса тагын...тамагы туйгандыр инде. Якында гына борчак басуы, шунда керә күрмәсеннәр тагын.

Берзаман көтүчеләр беравыздан кайтыр юлга чыгарга куша. Ий ничек яхшы! Тиздән өйдә булачакбыз!

Малларны йөгертмичә генә алып кайта да белергә кирәк бит. Әкрен генә авыл ягына юл тотабыз. Күренеп тора: сыерлар да, бәрәннәр дә өйләрен сагынганнар. Ашыгалар. Ә көтү кичке алтыдан соң кайтса яхшырак, шуңа күрә алдан көчлерәк кеше бара.

Өйдә әни гел минем яраткан ризык-фаршлы макарон (мин "тыкмач" ди идем) пешереп каршы ала иде. Кичкә тагын берәр кибет тәмлүшкәсе.

Арыганлык сизелсә дә, көннең күңелле үтүе жанга рәхәтлек бирә. Кызык☺ Минем бу жәемнең бер көне әнә шулай үтте🌞