Диңгез кеше кебек... Бер карасаң тыныч, дуламый. Иртәгесен хәл белергә килсәң, Ачуыннан дулкыннарын тыялмый. ⠀ Диңгез кеше кебек... Бер барганда ачык, эчкерсез Үтәкүренмәле төбен синең өчен Гүя күңлен ача, бер сүзсез. ⠀ Дулкыннарын атып бәргән чакта Төшеп кара диңгез төбенә! Ташын түгел, хәтта балыгын да Суы белән каплап яшерә ⠀ Диңгез кеше кебек... Дәшми генә сине күзәтә, Кайвакытта зарларыңны тыңлап, Шөкер итә бел, дип кисәтә. ⠀ Диңгез кеше кебек... Бер төрлелек аңа хас түгел, Жир йөзендә күпме яшәсәң дә, Аңлап булмый торган ул күңел. Автор: Мин. Тәнкыйтьләмичә генә укыгыз😊 #татарча #шигырь #татарлар