Кеше ни әйтер... ⠀ Мондый кием кимә инде, Кеше ни сөйләр. Күкрәгеңне ачыбрак куй, Шулай йөриләр. ⠀ Туйларны да зурдан итик, Күршедән оят. Ничек инде никах кына, Мәжлес мул кирәк. ⠀ Машинагыз бигрәк иске, Кеше көләрлек. Иномарка алыгыз сез, Кредитка кереп. ⠀ Кеше әйтә кебек инде Фатиры юк, дип. Ипотека ала яшьләр Ә без кемнән ким? ⠀ Телефоным айфон түгел, Кытай искесе. Эштәгеләр кырын карый, Ничек йөрисе? ⠀ "Балаларың тәрбиясез, Йөгереп йөриләр. Күршеләрнең оныклары Вәт тәртиплеләр"👍 ⠀ Бигрәк баеп киттең тагы, Адәм көлкесе. Мескеннәргә ярдәм ит син, Болай йөргәнче. ⠀ Алай итмә, болай ит син, Башкалар кебек. Кеше төсле яшәргә бит! Юк, алай түгел! ⠀ Үз тормышым түгел миндә, Нишләргә хәзер? Эх, бер яшисе иде- Кеше ни әйтер?