Печән исе… ⠀ Шәһәрдә мин, газон чабып китсәләр, якындагы эскәмиягә утырам да тирән итеп сулыш алам. Менә бит ул минем балачак исе… Яңа гына чабылган сусыл үлән исе барлык күзәнәкләремә хәтле үтеп кереп, мине балачакка, үсмер чакка алып китә. ⠀ Печәнчеләр гаиләсеннән мин. Бабай мине Иж Юпитер мотоциклына утыртып, елгага алып бара иде. Елга дип бездә куе печән үсә торган сусыз зур ерганакларны атыйлар. Барып җитешкә, бабай арбага нык итеп беркетелгән чалгыны ала да ашыкмый гына куе үлән арасына кереп китә. Мин тизрәк ятып җиләк эзли башлыйм. Вакыт бар бит әле, дим. Бер уч сабаклы җиләк җыям да сак кына матай утыргычына куям. Бабай инде алып кайтырлык печән чапкан, елгада калдырып киптерәсе өлешен әзерләп ята. ⠀ Бераздан мотоцикл арбасына хуш исле үлән тутыра башлыйбыз. Безнең бабай бик җыйнак кеше булганлыктан, бер миллиметрны да буш калдырмаскаска тырыша иде. ⠀ Җыенып бетеп, бабай матаен кабыза. Мин җыйган җиләкләремне кочаклап артка менеп утырам да, өйгә таба юл тотабыз. ⠀ Шулай җәй б