Найти в Дзене
Айгөл Дәүлиева

Таулар белән танышу.

Мин таулар белән язда таныштым

Алар Кинәт кенә минем тормышыма килеп керде. Юк, киресенчә: мин тауларга кунака килдем.

Таулар
Таулар

Баштарак әллә ни исем китмәде. Таулар, таулар...Шуннан ни?

Әллә кайларда тагын да биегрәкләре бар диләр. Минем күргәнем генә юк.

Тукта, аларын бит синең күргәнең юк! Ә монда каршыңда ылыстан итәк кигән биниһая таулар!

Күңел түзмәде, бер кояшлы көнне тау ягына юл тоттык. Шәһәр читеннән башланган бормалы юл безне еракка, шул мәһабәт казыклар янына алып менеп китте. Менгән саен үзеңнең бу дөньяда бер тузан бөртеге икәнлегеңне аңлыйсың. Башыңны артка ташлап, тау түбәсен күрәсе иде! Юк, ерак. Бары тик кояш нурларында кызыллы-сарылы сыртын ялтыратып тора бирә. Горурлык!

Тау битендә күккә үрелеп үскән наратлар гүя тауга сыенган. Алар шунда урнашкан авылларны жил-давылдан саклый, күрәсең. Әйе, таулар шулай үзләренең аяк очында барсын да сыйдырган.

Ике яктан упкынлы жиргә житкәч, минем кычкырасым килде:

"Таулар, сез бит Аллаһ тарафыннан жиргә кадалган казыклар! Тамырларыгыз белән тирәнгә китеп, безнең атлап йөргән жирне ныгытасыз!"

Кычкырмадым, пышылдам әйттем. Ишеттеләрме икән?

Ышык жирдә туктап күзәттем мин. Тауларның болытлар белән үзгә бер дуслык. Жәй көне эсседә таулар чыдый алмый башласа, болытлар, аска төшеп, аларны уратып ала. Ул вакытта алар бербөтенлек хасил итәләр. Жилле көннәрдә болытлар кая барырга белмәсә, тау аларны үз артына качыра. Нинди дуслык..

Биеклектән аска төшкәндә, таулар башка яктан ачыла. Инде аның хәтле горур да түгел кебекләр. Ташлар арасыннан челтер-челтер аккан инешләрен дә ачып күрсәтәләр. Тыйнак кына утырган мәчет манарасы да агачларны узмакчы булып утыра. Жимешле куаклар арасыннан кәжәләр дә баш калкыта.

Сыйдырган, барын да сыйдырган киң күңелле таулар.

Мин алар белән язда таныштым...

Айгөл Дәүлиева.