Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Сәхнәдә балалар гына димәссең (+видео)

Районыбызда җиңүче исеменә лаек булган катнашучылар узган шимбәдә Халыклар дуслыгы йортындагы гала-концертта чыгыш ясады.

Удмурт халкы көйләренең биергә яратмаган кешене дә үзенә җәлеп итүен белә идем инде. "Мудорвай" конкурсы башта районыбызда, ә аннан соң республикада гөрләп узган көннәрдә мин моңа яңадан бер кат инандым.

Районыбызда җиңүче исеменә лаек булган катнашучылар узган шимбәдә Халыклар дуслыгы йортындагы гала-концертта чыгыш ясады. Биредә районыбыздан байтак бала катнашса да, без Балтач урта мәктәбенең 1 В сыйныфы укучылары өчен җан аттык. Районкүләмендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган укучыларның рус халкы әйткәндәй зажигательный биюе, гала-концертны ачып җибәрергә үк лаек булды. Зур тырышлыклар аша ирешкән әлеге уңышлары балаларыбыз өчен соңгысы түгел, ә бары тик башлангычы булсын иде.

-2

Дилия Ибраһимова, Әмирә Шәрәфетдинова, Ксения Иванова, Агния Гайсина, Раян Хөсәенов, Раил Хөснетдинов, Азамат Дәүләтшин, Арсений Мулюковларны әлеге зур җиңүгә әзерләгән хореограф Лариса Дәүләтшинага, сыйныф җитәкчебез Елена Медведевага, балаларның әти-әниләренә ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Берничә милләт балалары тупланган сыйныфыбыз һәрчак шулай бердәм булсын. Кечкенә йолдызчыкларыбызның биюен күрәсең килсә, әлеге язма астындагы видеоны кара.

-3

Зәлия Фәйзрахманова