Ике Папа. Сез беләсезме, без бит хәзер кабатланмас, башка буыннарга тәтемәс бәхет ияләре. Ватиканда берьюлы ике Рим папасы яши торган чор хәзер. Идарә итүче папа Францисктан тыш, аңа кадәр католикларның башлыгы булган Бенедикт XVI да исән-сау әле. Папалыктан китсә дә, Бенедикт папа титулын югалтмады. «Мактаулы папа» булып йөри ул хәзер. Netflix 20 декабрьдә «Ике Папа» исемле үзенчәлекле кинофильмны чыгарды. Ул Бенедикт XVI белән булачак Францискның, ягъни кардинал Бергольоның очрашулары турында. Бу очрашу чыннан да булганмы-юкмы, анысы сорау. Шуңа күрә фильм документаль да түгел (гәрчә анда документаль өзекләр китерелсә дә), тулысынча уйдырма да түгел, байопик та түгел. Төп рольләрне данлыклы Энтони Һопкинс (Бенедикт булып уйный) һәм Джонатан Прайс (Бергольо-Франциск) башкара. Фильмда төрле американ һәм итальян актерлары да катнаша. «Habemus Papam» дигән итальян фильмында кардиналлар коллегиясе рәисе булып уйнаган актер (7-8 ел элек) Netflix фильмында да шул ук рольне башкара. Күр