Балтач мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Мәскәүгә сәяхәт кылды. Мәгариф һәм фән министрлыгының «Жемчужины России» программасы аша Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Мәскәүгә барып кайтты. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге программа ике елга исәпләнелгән. Сәяхәт ниләр белән истә калган соң? Төркем җитәкчеләренең берсе булган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова белдерүенчә, программа бик бай һәм эчтәлекле. Укучылар гид озатуында автобуслар белән шәһәр буйлап экскурсиядә йөргәннәр, Кызыл мәйданның матурлыгына сокланганнар, ВДНХда политехник музейда булганнар, Воробьевы горы белән танышканнар. – Иң истәлекле мизгелләрнең берсе – “Җиңү” музее белән танышу булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына укучыларга моннан да бай мәгълүматны берничек тә биреп булмый. Калашниковның 100 еллыгына эшләнелгән зал да үзенең байлыгы белән таң калдырды. “Дан” залында исә Советлар Союзы Геройларының исемнәре арасыннан укучылар белән үзебезнең район геройларының исе-фамилияләрен эзләп