Соңгы вакытта халык арасында таралып баручы “бетерделәр татар көрәшен“ дигән гыйбарәгә тагын килеп төртелдек, чираттагы ярышыбызда. Югарыдагылар, татар милли көрәшен камииләштерәбез, дип тырышканда, җанатарларыбыз белән хөкемдарлар арасында әледән-әле ызгышлар килеп чыгып кына тора. “Чыннан да, җанатарларыбыз гына түгел, әле хәтта үзебез дә кайбер моментларны күздән ычкындырабыз. Әллә нинди буталчыклар килеп чыга”, - ди Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гөбәйдуллин. Инде районыбызны гына түгел, Татарстаныбызны да чит илләрдә дә үзенең Россия, дөнья чемпионнары бертуган Хәйретдиновлар белән таныткан шәхесебездә дә яңа кагыйдәләргә бераз шикләнебрәк карагач, нәрсә дип тә уйларга белмәссен инде. Ызгыш димәктән, беренче тапкыр улының көрәшен карарга килгән әти кеше, яңа көрәш кагыйдәләрен аңламаган килеш, хөкемдарларга “кара тавыш” чыгарып, улын ярышлардан алып кайтып китте. Шулай итеп, ул өметле бер яшь көрәшчебезне үзе дә аңламастан, шундый матур турнирда җиңүдән мәх