БЕЗ ӘЛЕ УПКЫН ТӨБЕНӘ ТӨШЕП ҖИТТЕКМЕ?
Ислам дөньясында килеп туган вәзгыятьтән чыгып һәм үзебезнең ата-бабаларыбызның гаилә коруларын чагылдырган архив документларын өйрәнә торгач, мин үзем өчен бер нәтиҗәгә килдем.
Аллаһы Тәгалә шушы дөньядагы барлык тереклек дөньясын нәсел калдыруга, үрчүгә сәләтле итеп яралткан. Шул исәптән без – кешеләрне дә. Төрле тереклеккә үрчер өчен үз вакытларын билгеләгән, ягъни һәртөрле тереклекнең үрчер өчен җитлегү вакытына чаклы билгеләгән. Иң кызыгы шунда, терекле дөньясындагы барлык хайваннар да Аллаһы Тәгалә билгеләгән вакытны төгәл үтиләр. Ә менә шул хайваннардан аермалы буларак акыл нигъмәте белән бүләкләнгән Әдәм балалары өчен Аллаһы Тәгалә билгеләгән вакыт та, Ул билгеләгән кануннар да үтәмиләр, дөресрәге, нәкь киресен эшлиләр.
Әлбәттә безнең татар халкы 1000 елдан артык Раббыбызның кешеләр өчен иңдерелгән Кануннарын, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтен үтәп яшәгәннәр. Хәтта Ватаныбызны югалткач та, Патша Рәсәендә яшәгәндә дә Аллаһ кануннарын мөмкин кадәр үтәргә тырышканнар.
Патша хөкүмәтен бәреп төшереп хакимияткә коммунистлар менеп оялагач, (Ленин ислам динен яхшы аңлаган) иң беренче булып кешеләрне Аллаһы гыйлеменнән надан калдырырга һәм гаилә институтын җимерергә тотыналар һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешәләр. Җәмгыятебездә фәхишәлек, зиначылык чәчәк ата. Ирсез бала табу зур бер дәрәҗә булып бәяләнә. Барысы да Иблис кушканча эшләнә.
Бүген инде Ленин бабай оныклары һәм оныкчалары, ата-бабалары мөселман булуга карамастан, теш-тырнаклары белән ислам кануннарына каршы чыгалар. Алар һичьюгы кызыксынып кына булса да Коръән тәфсирен дә ачып карамыйлар, әмма алар инде ислам диненең “иң көчле экспертлары”. Мөселман егете Расүл белән мөслимә кыз Камилә арасында булган шәргый никах зина һәм фәхишәлекне хуплаучыларның йокысын качырды. Ярый бу ленин бабаларының тугъры оныкларын аңларга була инде. Ә менә Татарстанның мөфтияте менә шушындый сүзләр әйтергә ничек оялмый икән?
ФБда “Татары мира куйган мәкаләдә менә шушындый юллар бар:
“Муфтият Татарстана резко осуждает поведение Расула Салихова.
— Подобные случаи наносят вред по авторитету ислама и образу мусульманской уммы в глазах широкой общественности, поскольку практика ранних браков хоть и существовала во многих других культурах, изжила себя в нынешних реалиях, — заявили в ДУМ РТ”.
Безнең Татарстанда ислам шәригатен аңлаучы, мөселманнарны яклардай берәр мөселман кешесе мөфти булырмы икән кайчанда булса?
Әйе мин алда әйтеп үттем Архивны өйрәнү турында. Менә шушында үзебезнең татар мөселманнары ничә яшьтә никахлаштылар икән?
Мин менә монда Самара архивыннан алынган бер авылның гаиләләр исемлегеннән беренче очраган мәгълумәтләрне генә күчердем. Шул бер авылда гына да мондый гаиләләр 10 нан артык. Һәм һәрбер татар авылларында шундый хәл.
Архив 1816 ел
Шәмги Габеррәшитов – 1757 елгы – 59 яшь;
Шәмгинең хатыны Зияда – 1766 елгы – 50 яшь;
Беренче уллары: Габделгафир – 1781 елгы - 1812 елда вафат.
Әнисе белән улының аермасы 15 яшь;
Мохтар Мортазин – 31 яшь;
Хатыны Җәмилә – 25 яшь;
кызлары: Җинанбикә – 11 яшь;
Әнисе белән кызының аермасы 14 яшь;
Габидулла Ягъфаров – 38 яшь;
Хатыны Вәкия – 35 яшь;
1 нче уллары: Хисаметдин – 19 яшь;
Әнисе белән улының аермасы 16 яшь;
Хәбибулла Бәкиров – 38 яшь;
Хатыны Сәхипҗамал – 26 яшь;
1 нче уллары: Мөхәмәтҗан – 14 яшь;
Әнисе белән улының аермасы 12 яшь;
Менә ул вакытта бер генә ятим бала да урамда йөремәгән. Ата-аналарны картлар йортына илтеп бирмәгәннәр. Зинадан бала тапмаганнар, башларын дуракландырып, аракы эчеп ятмаганнар. Аллаһы Тәгаләнең кануннарын үтәп яшәгәннәр, оныкларны әле яшь әбиләр шәригать кануннарына өйрәтеп үстергәннәр. Әле хәзерге олы яшьтәгеләр хәтерли торганнардыр үзләренә ничек әбиләре Коръән аятьләрен өйрәткәннәре.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.