Динебездә берәр ярамаган гамәл турында сөйли башласаң, синең башыңа сугардай булып: “Нәрсә, әллә безнең ата-бабаларыбыз динне дөрес тотмаганнармы?” – диләр. Әлбәттә бидгать гамәлләр турында күп язылды, шулай булса да халкыбызның азау тешләре белән шул бидгать гамәлләргә ябышып ятуларыннан гаҗиз калып, бидгать гамәлләр хакында язуны туктатырга ярамаганына төшендем. Чөнки күпчелек милләттәшләрбезнең шул ярамаган гамәлләргә ябышып ятып, Аллаһының рәхмәтеннән коры калганнарын тыныч күңел белән күзәтеп яту дөрес түгел, дип саныйм.
Бу мәкаләдә үзебезнең ата-бабаларыбыз булган галимнәрнең безгә язып калдырган сүзләренә тукталып китәргә булдым.
Ибн Габбас (р.А.г.) әйткән: “Җитәр шундый вакыт, кеше бары үзенең корсагын кайгыртыр, ә дине – аның нәфсесе булыр”. Җәмәгать безгә шушындый вакыт килде, моның шулай икәнендә бәхәс юктыр, дип беләм. Шуның өчен, дин тотарга мөмкинчелегебез булган форсаттан файдаланып ата-бабаларыбыз тоткан ИСЛАМ диненә кайтырга тырышырга кирәк.
Менә безнең бабаларыбызның берсе – Габдерәхим Утыз Имәни болай ди: “Әгәр берәр галим ярлы, хаким яки бай янына килгәч, аңа бидгать гамәлне ташларга кирәклеге хакында нәсихәт бирмәсәләр, алар динле булып керәләр, динсез булып чыгалар. Чөнки алар начар гамәлгә канәгать булып, үзләренең вазифаларын үтәмәделәр. Кем начар гамәлне кылучы белән канәгать булса, ул үзе шул начар гамәлне кылучы кебек була”.
Карагыз җәмәгать, хәтта кешенең бидгать гамәл кылуына риза булсаң да, үзең шул бидгать гамәлне кылган кебек буласың икән бит.
Әйе, бер мобарәк хәдистә: “Галимнәр – Пәйгамбәрләрнең дәвамчысы”, диелә. Димәк галим кешеләр мөселманнарны һәрдаим бидгать гамәлләрдән сакланырга чакырырга тиешләр. Галимебез Габдерәхим хәзрәт безне бидгать гамәлләрдән сакланырга һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең Сөннәтенә чакырып болай ди: “Сөннәтнең һәрбер төрен кылу Аллаһының ризалыгына, ә бидгать гамәлләрнең һәркайсы Иблиснең ризалыгына китерә...Бидгатьче бидгать гамәлләр кылуда никадәр тырышлык куйса, шулкадәр Аллаһыдан ерагая төшә”.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне бидгать гамәлләрдән шулчаклы нык сакланырга һәм аның Сөннәтеннән чыкмаска кушкан. Ул (с.г.в.): “Кем минем Сөннәтемне ярата, ул – мине ярата. Ә кем мине ярата – ул минем белән бергә җәннәттә булачак”, ди. Тагын бер хәдистә: “Минем өммәтем бозылып беткән мәлдә, минем Сөннәтемне тотучыга йөз шәхид савабы бирелер”.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тагын бер-ике хәдисен китереп китмичә булмый. “Кем минем өммәтемне алдады, аңа Аллаһының, барлык фәрештәләрнең һәм кешеләрнең каһәре”. Пәйгамбәрдән сорадылар: “Синең өммәтеңне алдау нидән гыйбарәт?” Ул җавап бирде: “Дингә бидгать кертү һәм кешеләрне шуңа җәлеп итү”.
“Бидгатьче – яралтылучыларның иң әшәкесе”.
Габдерәхим Утыз Имәни хәзрәтләре: “Бидгать – исламның нигезен җимерүче кәтмән шикелле, ә Сөннәт – юлчыларга юл күрсәткән йолдыз шикелле”, ди. Һәм ул Шейх Хәсән әл-Басриның сүзләрен китерә: “Бидгатьченең гайбәтен сөйләү – Аллаһыга гыйбадәт кылуга керә, аның өчен аңа савап языла”.
Икенче бер бабаларыбызның берсе, олуг галимебез Әбу-н-Наср әл-Курсави бидгать гамәлләр хакында кешеләргә мөрәҗәгать итеп болай ди: “Әй, әгәр кешеләр аңласалар иде! Юк бит, киресенчә, аларның нәфселәре һәм бидгатьләре, хуҗасы артыннан чапкан эт кебек, артларыннан чабалар. Һәм аларга меңләгән дәлилләр китерсәң дә, үз күзләре белән күргән очракта да алар әйтерләр: “Безнең күзне пәрдәләделәр, сихерләделәр ахрысы”. (15.15)
Шулай ук Курсави хәзрәтләре: “Фәлсәфә һәм каләм китаплары белән шөгыльләнү һәм Коръән белән Сөннәтне өйрәнүдән, сәләфләр чорындагы белемнән, әхләкътән баш тарту – ярамаган бидгатькә керә.... Һәм кем үзенең нәфесен кәнәгатьләндерер өчен шәригать кануны дәлилләренә таянмыйча үзе уйлаганча яки кемгәдер охшарга тырышып дин тотса – ул да адашуда.... “
Инде тагын бер бабабыз Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең сүзләрен дә тыңлап карыйк. “Нечкәләп, җентекләп тикшереп карау куатләреннән мәхрүм вә акылны эшләтә белү кәмаләтеннән өлешсез адәмнәр, тәфсирләргә җаһили гасырлардан калган уйдырмалар, яһүди ялганнарын тутырулары белән генә канәгатьләнмичә, болар өстенә үз хыялларын вә һәрбер сөйләүче тарафыннан җыелган юк-бар нәрсәләрне өстәделәр вә шул нәрсәләргә “шәригать” төсе биреп, халыкларга тәкъдим кылдылар вә кылалар. Наданлыкка төшкән вә һәрбер ерактан килгән тавышка колак салырга гадәтләнгән милләтебез, “тагын өстәмә юкмы?” дип, ошбу нәрсәләрнең һәрберсен ислам дине исеменнән кабул итте. Бүген берәү чыгып та, боларга бу хакта мәгълүмат бирергә керешсә вә хакыйкатьне аңлатыр өчен тырышса, аның насыйбы – сөякләр белән атылу, иске чабаталар белән куылу, динсезлектә гаепләнү, миссионерларга сатылганлык белән гаепләү булачак. ... акылсыз хикәятләр, үлчәүсез сөйләү вә чиктән чыгулар ислам дөньясында Төркестан саранчасы кадәр күп таралдылар вә Рәсүлүллаһ китергән саф вә бөек ислам нигъмәте өстенә чабата тараканы булып төштеләр. Болар сәбәпле ислам диненең сафлыгы вә зиннәте китте, динсезләр вә зиндикълар кулларына ислам диненнән көләр вә акылсызлык (ахмаклык) белән гаепле итәр өчен җирлекләр әзерләде”.
Күрәсезме мөхтәрәм җәмәгать! Безнең ата-бабаларыбыз булган галимнәребез һичкенә дә бидгать гамәлләрне хупламаганнар, киресенчә, шул бидгать гамәлләр аркасында милләтебезнең диннән аерылулары, әхлагыбызның түбән тәгәрәве хакында тирән борчылып язганнар. Әйе, алар вакытында да, бүгенге бидгатьчеләр кебек, динне кәсеп итү өчен генә кулланучылар булган.
Инде бүгенге хәлебезгә килсәк, әйтерсең лә Иблис үз эшен имамнарыбыз җилкәсенә йөкләгән дә, үзе кырыйдан күзәтеп, көлеп йөри шикелле. Коръәннән берәр аять яки хәдис китерсәң: “Син ул аятьне, хәдисне тәэвил итә беләсеңме соң?” дип, үзләренең начар гамәлләрен шул аятькә яисә хәдискә туры килмәгәнен исбатларга керешәләр. (Сүзлектә болай: Тәэвил - Әйтелгән сүз яки фикернең эчтәлеген ялгыш аңлату. Аятьләрне яки хәдисләрне тәэвил итүдән Раббым Үзең сакла инде.) Югыйсә Аллаһы Тәгалә: “Без аятьләребезне ачык аңлаешлы итеп иңдердек”, (3. 118) дип тора.
Мисал өчен менә шушы хәдиснең кайсы җире аңлашылмый һәм аны ни өчен тәэвил итәргә (ялгыш аңлатырга) кирәк соң? “Аллаһы бидгатьчеләрнең уразасын да, намазын да, биргән зәкятен дә, кылган хаҗын да һәм гөмрәсен дә, тугрылыгын да кабул итми. Ул, җәядән ук очып чыккан кебек, исламнан чыгып китә”. Шушы хәдиснең кайсы сүзе аңлашылмый? Менә тагын: “Һәр яңалык – бидгать, һәр бидгать – адашу, һәр адашу – утка илтә”. Аллаһы Тәгалә әйткәнчә ап-ачык аңлаешлы итеп әйтелгән.
Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем! Әйдәгез галим ата-бабаларыбызның юлларыннан чыкмыйк. Ислам диненнән чыгарып җибәрә торган, шәригатьтә булмаган гамәлләрдән котылыйк! Аллаһы Тәгалә безне үзенең җәннәтләренә чакыра: “Әй, иман китерүчеләр, ихлас тәүбә итеп, Аллаһыга кайтыгыз. Аллаһы сезнең хаталарыгызны кичерер.... арыкларыннан чишмәләр агып торган җәннәтләргә урнаштырыр”. (66. 8) Шул җәннәтләргә керер өчен күп тә кирәкми бит. Барытик Коръән һәм Сөннәттән чыкмыйча, дингә шәригатьтә булмаган гамәлләр өстәүдән генә сакланырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Динегездә артыклык кылмагыз, сезгә чаклы булган каумнәр диннәрендә артыклык кылып һәлак булдылар”, дигән иде.