Ялган дөнья
Ялган дөнья... ялган бәйрәм, ялган дуслар,
Ялган мактау, ялган постлар, ялган тостлар.
Ашыгабыз, ярышабыз, мактанабыз.
Башкаларнын кайгысына шатланабыз.
Бәрәкәтсез байлык белән дөнья тулган,
Мәхәббәтсез хисләр белән йөрәк туңган.
Ялган дөнья хәзер инде шаккатырмый,
Чын булмаган бәхет мине шатландырмый.
Ялган дөнья... ят матурлык, ясалмалык.
Тыштан көлеп торсак та без усалландык.
Кирәк булган өчен генә дуслашабыз,
Бертуганнар оялмыйча судлашабыз.
Ялган дөнья... ялган сүзләр, ялган хисләр,
Интернетта әрәм узган якты кичләр.
Бер-береңә ярдәм итеп яшәү беткән
Кунакларга йөрешмибез инде күптән.
Ялган дөнья...яңа көнгә ышаныч юк,
Күңелләрдә тынычлык юк, куаныч юк.
Таш йөрәклэр яшерелгән якты йөзгә,
Явыз уйлар яшерелгән татлы сүзгә.
(Авторы билгесез)