Рәсим хәзрәт Хәбибулла Сорау: Коръәнне бер генә кеше өчен чыгалармы, әллә ике-өч кеше өчен чыксаң да буламы? Җавап: Сорауда Коръәнне тулысы белән укып чыгуны бер генә кеше өчен чыгаргамы, әллә берничә кеше өчен укып чыксаң да ярыймы икән кебек эчтәлек ята бугай. Без теләсә кайсы сорауга җавапны бары тик Коръән һәм Сөннәттән генә эзләргә тиешбез. Шуның өчен мөхтәрәм мөселман кардәшләребез, әйдәгез Аллаһының Китабына мөрәҗәгать итик әле. “Берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс. Һәр кеше үзе кәсеп иткән нәрсәсен генә алыр”. (Ахирәт көнендә. Р.Х.) (53. 38;39.) Менә шушы аятьләрдә Аллаһы Тәгалә безгә ап-ачык итеп аңлатып бирә, бер кеше икенче кеше өчен савап та, гонаһ та эшли алмый. Әмма Кеше икенче бер кешене саваплы яисә гонаһылы гамәлләр кылырга чакыра ала. Мисал өчен бер кеше икенче кешене намазга басарга чакырып вәгазьләр сөйләргә мөмкин, яисә киресенчә бер кеше икенче кешегә кабахәтлек кылырга котыртырга да мөмкин.
Кадерле мөселман кардәшләрем, мөхтәрәм милләттәшләр!