Балтач данын республика сәхнәсендә таныткан Данил Садыйков "Одной девушке" шигырен укый Бүген Балтач үзәк китапханәсендә II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Исегезгә төшерәбез,чара быел икенче мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: М.Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында һәм башкалар) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый. Шулай ук бу елдан яңа номинацияләр дә өстәлә. Татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен башкару. Әлеге номинациядә катнашучы үзенең туган төбәгеннән чыккан язучы-фронтовик әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу номинациядә татар һәм рус телендә чыгыш ясарга мөмкин. Күмәк башкаручылар өчен дә номинация булдырылды һәм бәйгедә татар милләтеннән булган фронтовик язучыларны