Безнең якларда авыр физик хезмәт башкарганнан соң "Тәмам лашман чиктек", – дигән кебек сүзләр кулланышта йөри.
Лашман сүзе берничә төр авыр хезмәтне эченә ала икән. Ил белән җитәкчелек итүче патша булып яшь Петр I килгәч, ил алдына зур бурыч – диңгез флотилиясен яңадан үзгәртеп кору бурычын куя. Ниндидер яшерен юллар белән чит илләрдәгечә җилкәнле кораблар төзүне өйрәнделәр. Билгеле, җилкәнле кораблар төзү өчен белем, кыюлык, зур чыгымнар, җитәрлек күләмдә чимал-төзелеш материаллары, тарту көчләре һәм эшче куллар кирәк булачак.
Петр I патша яшь, бик кыю, буйга бик таза-куәтле, берничә телдә бик иркен сөйләшкән "сукыр исәпле" бик яхшы экономист-бухгалтер булган. Төзелеш эшләре буенча да зур белгеч. Төрле төзелеш кораллары белән эш итә белгән, кирәк булса үзе эштә дә катнашкан. Әгәр дә тормыш таләп итә икән, ул кулына кылычын алып атка атланган, җилкәнле корабта ишкәген дә ишкән.
Җилкәнле кораблар төзелешендә иң кадерле, иң күп кирәк материал – төзелешкә яраклы имән агачының иң сыйфатлысын табу тора. Ул безнең хәзерге Кайбыч тирәсендә була. Хәтта исәпләгәннән артыгы да. Эшче көчләр күп, крепостной права чоры, тиешле түрәләргә әмер генә бирәсе. Эшне дөрес тәртиптә оештырганда, берничә елда чыгымнар буенча да эшләр файдалы якка үзгәрәчәк, үзен аклаячак, дөрестән дә шулай була да.
Бу зур күләмдәге авыр эшне оештыруны урыннардагы түрәләргә тапшыралар.
Казан каласының Адмиралтейство, Бишбалта бистәләрендә су юлы белән, атлар, үгезләр белән китерелгән агачларны кабыкларыннан чистарту, сортларга аеру, кул белән такта яру, төрле буралар бурау, корабларны җыйнау. Нәкъ тә шушы хезмәтләр хәзерге Зеленодольск шәһәре урнашкан урында да оештырыла. Гәҗәеп газаплы төзелеш эшләре башлана.
Казан каласы артындагы Казанка, Ашыт, Иләт су буйларына, Мари иленең Илләт, Еровка суларына якынрак җирләрдә агач хәзерләү эшләре башлана. Эш түбәндәгечә оештырыла. Һәрбер билгеләнгән төбәктә, авылларда урманнарны кисү тәртибе урнаштырыла. Бик күп санда 10-12 кешедән торган төркемнәр агачларны кисеп аударалар, аннан соң шундый ук төркемнәр ботакларыннан чистарталар. Яңадан бер төркем төренә карап сортларга аерып кисәләр. Атлар, үгезләр белән хәзерләнгән агачларны су буйларына ташыйлар. Монда шулай ук авыр хезмәтләр башкарыла. Китерелгән материалларны суга төшерү, сал бәйләү, аерым агачларны су буйлап куу, болар бик авыр, хәтәр эшләр саналганнар. Су буйларын чистартып тору, саллар сайга тукталсалар Илья Репинның "Бурлаклар" картинасындагы кебек коры җирдән тартып барып озаттылар.
Ерак урманнардан коры җирдән агач ташучыларның атларын, үгезләрен һәм үзләрен ашатып-эчертеп, ял иттереп, йоклап чыгу урыннары эшләнгән.
Урманнарда уңай урыннарда күмер яндыру, дегет, сумала кайнату базлары корылган. Болар барысы да төзелештә кулланылганнар. Киселгән урыннарда агач тамырларын төпләгәннәр, аларны яндырып яхшы сыйфатлы сумала алынган, ә ул кораблар төзелешендә бик кирәк булган.
Элек урман булган, чистартылган җир мәйданнары иген-икмәк үстерү өчен файдалануга тапшырылганнар. Менә шушы чорда инде эре җир биләүчеләр – түрәләр хасил булганнар. Патша тарафыннан бүләк итеп, я арендага бирелгән, файдалануга тапшырылган бу җирләрдә күбесенчә солы, арпа һәм киндер, җитен үстергәннәр. Үзләренә икмәк, хайваннарга фураж һәм кием-салымга киндер тукымалар хәзерләгәннәр. Кайсыбер җирлекләрдә гади крестьяннарга да аз булса да җир кишәрлекләре бирә башлаганнар.
Петр I патшаның кыю фикер йөртүе, дөрес исәп-хисап белән алдан күзаллавы буенча хәзерге безнең Татарстаныбыз урнашкан төбәктә шундый оешканлык белән, лашманчылык хәрәкәтен башлап аны уңышлы башкарылып чыгыла.
Петр I яңа төзелгән диңгез флотын үзе җитәкчелек итеп Балтыйк диңгезенә алып чыга. Бу чорда Петр Iнең һәм Россия диңгез флотының даны бик нык арта. Шушы лашманчылык хәрәкәте сәбәбендә күпме иген үстерү кырлары, бүгенгесе көндә безне туендырып торган җир-анабыз исәпсез-хисапсыз тир түгү, чиксез корбаннар бәрабәренә безнең яшәү чыганагы булып тора.
Мин бу язмамда ниндидер ел аннары, көннәрен әйтеп-күрсәтеп үтмәдем, аларны үзеңнең уйлануларың, фикер йөртү өчен үзеңә калдырам. Минем бу язмам – бигрәк тә яшь буынның нинди аңлатып та бетерә алмаслык авыр газаплар белән лашманчылык хезмәте башкарылган, шуның нәтиҗәсендә без яшәгән туган җирләребезнең иген кырлары, болыннары, барлык табигый байлыклары белән халыкка мирас булып калганын аңлатырга тырышу.
Әдһәм ГАЙНУЛЛИН, Бәрәскә авылы.