Найти тему

Мескенләнмә, син бит андый түгел...

Гөлүсә Галимҗанова, Күшәр авылы
Гөлүсә Галимҗанова, Күшәр авылы

Поскып сүнеп барган чакта берәү-
Каен тузы салды утыма.
Син сүнәргә тиеш түгел әле,
Беттем инде,- диеп, утырма. 
Башың имә, моны күрерләр дә 
Дошманнарың бары сөенер.
Күз яшьләрең аша елмай, әйдә,
Синең көчең шунда күренер.
Мескенләнмә, син бит андый түгел,
Синең көчкә таңнар калырлык.
Түзем,сабыр, мәрхәмәтле бит син
Күпләр өчен үрнәк алырлык
Тимер түгелсең син,беләм анысын,
Тимердә бит бик тиз тутыга.
Сыгылсаң да сына күрмә!- диеп,
Берәү ялкын салды утыма. 
Рәхмәт сиңа игелекле бәндәм,
Күзне тырнап ачтым сүзеңнән.
Авырлыкны читкә куярмын да,
Мин сүз бирәм, башка сер бирмәм.