Найти тему
Әтнә таңы - Новости

Таллар рәнҗеше

Фәйрүзә карчык оныгы Исламның тавышыннан әллә нишләп сискәнеп уянды.

“Иртәнге намаздан соң әзрәк ял итеп алыйм, дип кенә ятып торган идем, йоклап кителгән шул, кара әле аны”, – дип үз алдына сөйләнә-сөйләнә кече якка чыкты. Ә анда тормыш башланган, барысы да ашыга, үз эшенә кабалана иде. Килене белән улы эшкә җыена, Ислам бакчага бармас өчен алар белән гадәттәгечә карыша. Үзе белән генә алып калыр иде дә Фәйрүзә карчык, тик сиксәннең теге ягына чыккан кешегә кем бала ышанып тапшырсын. Үз-үзенә ышанмаган чак­лары да була шул инде аның. Соңгы вакытларда бигрәк тә күңеле кышын бозланган тәрәзәләр сыман чуарлана башлады. Югыйсә, кайгырыр нәрсәсе дә юк кебек. Килене хөрмәтендә, үз иркендә – рә­хәтләнеп яшә дә яшә. Биш вакыт намазын да калдырмый, дөнья яңалыкларын да читкә куймый. Тик менә күңел ди­гәнең әллә нишләп үзеннән-үзе тынычсызланып, нәрсәдер тырнап тора. Әллә соң ничә көннән бирле бер үк төш күрүе аны борчыймы?!
– Фә-әйрү-үзә, Фә-әйрү-үзә, – дип эндәшәләр аңа. Тегеләй дә карый, болай да карый, кем чакырганын гына таба алмый. Ул да булмый, ап-аяз көндә яңгыр ява башлый. Күтәрелеп караса – кеше колачы җитмәслек таллар елый. Яшел шәлнең чуклары кебек тезелешеп киткән сыгылмалы ботак­ларыннан яшь ага. Ул арада булмый, киң соры гәүдәләреннән яшь саркый. Өч тал, бер-берсенә берегеп үскән өч тал яфракларын лепердәтеп сөйләшә дә башлыйлар. «Китәләр, китәләр бит, китәләр. Фәйрүзә туктат, Фәйрүзәә-ә. Киии-тәәә-ләәәр. Киии-сәәә-ләәәр…..» Тукта, соңгы сүзе килененең тавышы түгелме соң? Раб­бым, әллә гафләт йокылары йоклыймы ул?
Фәйрүзә карчык чуал­ган уйларын таратып, догалар язылган китабын тоткан хәлдә, тагын йокы ахирәтләренә баруы икән. Килене тавышы аны кабат фани дөньяга кире кайтарды. Томан арасыннан ишетелгән бу сүзләр гүя төшенең дәвамы сыман иде.
– Әни, әни! Йокымсырап киткәнсеңме шунда. Кара әле, теге талларны кисәргә җыеналар икән. Гел шуларны сораштыр­гач, әйтим дип кергән идем.
Фәйрүзә карчык килененең соңгы сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде. Бу вакытта тормышындагы булган һәрбер хәлдән соң үзендә җыерчыклар арттырып торучы баш миен, гүя җиделе лампа белән яктыртып карадылар. Менә бит хикмәт, и Аллам. Лә илләһә илләләһә, лә илләһә илләлләһә. Баш мие­нә төшкән яктылыктан телдә бары тик шул сүз генә әйләнә. Тау ташларны җимереп, пыскып яткан йөрәген казып алып, колак төбенә китереп куйганнар диярсең, аның типкән тавышыннан өйләр зыңгылдап тора.
Күзе-башы акайган әни­киен күргән Гөлфия ниш­ләргә дә белмичә катып калды. Бу вакыттагы сиксәндәге карчыкның бар вөҗүде сәгать сыман эшли башлаган иде инде. Туктатырга, бәла-каза килгәнче туктатырга. Ничәмә-ничә көннәр төш­ләренә кереп, менә нәр­сәне кисәтергә теләделәр икән таллар...
Күпмедер вакыттан Фәйрүзә карчык килене белән зират янында үскән таллар янында иде. Һәрберсен кочарга бишәр кеше кирәк булган мәхәббәт гәүдәле яшел, карт таллар җирдә кискәләнеп түмгәкләргә әверелгәннәр иде.
– Саклый алмадым, сак­лый алмадым. Кичер, Аллам. Кичерегез, талларым. Кичер зинһар өчен кичер шушы таллар астында ятучы кабер хуҗалары. Әйтмәде түгел әйтте бит, ничә тапкыр әйтте. Җомга намазы алдыннан гына авылларының мулласына ба­рып әйтте бит. Ә ул үз чи­ратында, авылның иң дәрәҗәле кешесе булган абыстайның сүзен халык­ка түкми-чәчми җиткерде. Нигә соң, нигә? Нишләп авылдашлары бу юлы тыңламаганнар. Зиратның коймасын авылга таба киңәйтмәгез, үлем җитем күп булыр, диде. Талларга да тимәгез, өске ягыннан булса да читләтеп үтегез диде. Ул коймаларны бүген генә алыштырмадылар бит инде. Ничә елдан, ничә елга төзекләндерелгән коймаларга быел таллар киртә булган, имеш. Элеккеге кеше ярамый дигәнне аңлый иде шул ул. Ә хәзергеләргә кызык кына кирәк. Нәрсә була янәсе. Бер нәрсә дә булмасын иде лә. Аңа хәтле бу талларны әбисе саклаган иде. Ул васыять итеп оныгы Фәйрүзәгә калдырды. Теге дөньяга баргач ни әйтер ул әбисенә. Тыңламадылар диярме?
Гөлфия киселгән талларның яраларыннан чыккан суларын сыйпап торучы әнекиенә ни дип әйтергә дә белми иде бу вакытта. Юатыргамы, кочакларгамы, әллә соң кушылып еларгамы? Карчыкның югалган вакытларында, шушында намаз укыган вакытында эзләп табуларын, күз алдына китергәч, бу урынның ниндидер изге җир икәнен аңлаган иде инде ул. Соңрак бу талларның кыйссасын да ишетергә туры килде аңа. Ә хәзер аларның икесендә дә аңлатып булмаслык халәт. Тормыш кануннарына язылмаган закон бозылган. Ике дөнья арасындагы җепләрне киеренке хәлгә китергәннәр.
Фәйрүзә карчык әле бик озак агачларның күз яшен сөртте. Алардан кичерүләрен сорап догалар укыды. Бар тереклекне яраткан бер Алласына сыенды, мәрхәмәтсез кешеләрнең ялгышларын кичерүен сорады.
Таң атты. Яңа көн туды. Яңа көн белән яман хәбәр килде. Югары оч Мәмдүдәнең килене Зөлфия үз-үзенә кул салган. Өч баласы ятим калды. Олысы биштә, икенчесе икедә, өченчесенә ике яшь. Башында яман шеш тапканнар. Әйтүе генә җиңел. Мәетне соңгы юлга озатып йөрүче Фәйрүзәнең гүя сулыш юлындагы бер кылы өзелде. Әле яшәргә дә яшәргә иде бит бу балага. Фәйрүзәнең куллары җылына алмады. Мәетне олы юлга озатуга, Фәйрүзә карчык тиз-тиз генә тәһарәтләр алып, беренче кар төсле ап-ак намазлыгына басты. Газиз Аллам, ярдәмеңнән ташлама, ачы хәсрәтләргә салма Раббым, дип ялвара иде аның һәр хәрәкәте.
Кич җитте. Ай чыкты. Бер-бер артлы йолдызлар кабынды. Бу хәбәрне Фәйрүзә карчык йөрәге белән сизенде. Курыкты килене, белә, курыкты килене. Әйтә алмады ул әникие­нә. Тик карчык кешенең колагы бик сак шул. Килене белән улының төнлә сөйләшеп ятканнарын аермачык ишетте шул, ишетте. Иң якын ахирие Гайникамал оныгы Зөлфәт басуда эшләгәндә тракторы өстенә ут чыбыгы төшкән. Тикшерүчеләрдә бик аптыраган. Гүя ул чыбыкны һавадан нәкъ шул трактор өстенә аткан кебек булган. Тагын ике ятим. Авылның иң алдынгы тракторчысы, гел елмаеп торучы, тормыштан тәм-ямь табып яшәүче япь-яшь ир-егетнең гомере өзелгән.
Фәйрүзә карчык йок­лый алмады. Әбисе әйтеп калдырган гозерне тагын мең кабат искә төшерде. “Кызым”, – диде аңа бер көн әбисе. Беләм миңа бакый дөньяга күчәргә бик озак калмады. Син инде акыллы кыз. Мин өйрәткән догаларны да беләсең. Әле үзең дә тагы өйрәнерсең. Тик минем сүзләремне беркайчан да онытма яме. Менә шушы өч талны син күз карасыдай сакларга тиешсең кызым. Аларны сакларга миңа әбием кушкан иде. Шушы өч тал безнең авылның күрке дә, бизәге дә, хәтере дә, дәвамчысы да, яшәеше дә кызым. Күктә тургайлар белән бергә куышлы уйнап йөргән кызның күңеле бәлки боларны хәтерендә дә калдырмас иде. Тик әбисенең күз яшьләре аша әйтелгән соңгы сүзләре яшь күңелне мең кат тет­рәтте. Яңа гына гашыйк булып, ярату хисләрен тәүге тапкыр татыган кыз балага ул сүзләрне әбисе уйлап әйткәндерме, юкмы, кем белә. Шушы талларны калдырмас өчен күрше авылда яшәгән, яшьли сөйгән егетен ташларга мәҗбүр булуы, аны бик аптырашка калдырды. Ничек инде, өзелеп яраткан кешеңне ташлап була? Шул өч бөртек тал өченме? Егетнең әниләре сорап килгәч тә, күрше авылның егете күз яшьләрен агызуына да битараф калганмы ул?
Галиәхмәт шулай еласа ике дә уйламыйча җир читенә китәр иде әле. Әбисенең күзләренә яшеренгән мәхәббәт сагышы Фәйрүзәне битараф калдырмады. Бу таллар ас­тындагы кабердә өч изге кешенең күмелүе, дөньяга яңа күзлек аша карарга мәҗбүр итте. Ул өч изге җан ни рәвешле үлгән, алар кемнәр булган. Монысы әбисенең хәтерендә дә калмаган. Ләкин шул өч кешене аларның авыл кешеләре бар шартын китереп күмәләр. Монысы хак. Ә агачлар үзләреннән-үзләре шытылып чык­каннар да, шушы табигать почмагына зур күләгә хасил иткәннәр иде.
Гөлфия йокысыз төннән соң өйдәгеләрне уятмас өчен шыпырт кына ишек алдына чыкты. Таң сызылып килә. Искиткеч матур күренеш. Яңа көн туа. И Раббым, телебездән, динебездән, шушы торган җиребездән аерма, кара кайгы хәсрәтләр күрсәтмә. Газиз Аллам, шәфкатеңне, рәхмәтеңне сал.
Табигаткә сокланып, бар җиһанны, бар терек­лекне яраткан Ходайга рәхмәтләрен укыган вакытта Гөлфиянең кул чугына ак күбәләк килеп кунган иде. Табигатьнең бу сәерлегенә аптыраган хатын, дөнья мәшәкатләренә чумар өчен өенә юнәлде. Ничек килеп кунган булса, шулай күбәләктән җилләр искән иде.
Йокысыз төннән соң күзгә генә күренәме, дип уйлаган Гөлфиянең, урта ишектәге пыялада бәргәләнгән тагын бер ак күбәләккә күзе төште. Ишекне ачыйм, дип сузыл­ган куллар һавада эленеп калды. Кетер ак намазлык өстендә сәҗдәгә киткән әнкәсе хәрәкәтсез иде.
Тагын бер гомер. Ән­кәсенең төшләренә ке­реп йөдәткән таллар юраган сүзләр юш килде. Киттеләр. Кистеләр. Өч гомерне кистеләр. Өч талны кистеләр. Әнкәсе Фәйрүзә урынына ул калды. Һәр җомга саен таллар янына доганы ул килеп укый. Ике күбәләк – кайнатасы Галиәхмәт белән кайнанасы Фәйрүзәнең җаннары аның янында, бәлки әнисе белән Фәйрүзәнең әбиседер, кем белә?
Ә таллар елый. Һәр көн иртән, таң атканда, яшел шәлләрен җилпеп алалар да, бер дә юкка рәнҗетелгән бала сыман күз яшьләрен коя башлыйлар. Тып-тып, тып-тып итеп тама аларның күз яшьләре.

Райлә Галиева, Түбән Шашы авылы

Раузалия Хабибуллина фотосы