Күкнең төбе төште бүген,
Болыты белән ауды.
Таңда башланган бу яңгыр
Бертуктамыйча яуды.
Шуып төште иңнәреннән
Көземнең сары шәле.
Күңелнең дә табигатьтәй
Еларга торган мәле.
Кара көзгә кереп бара
Урман, тау, болыннарым.
Сугара болыт, сулкылдап,
Дым көткән җан кырларым.
Шифалары белән яусын,
Сусаган җир туенсын.
Килер язга чаткы- өмет
Йөрәгемә уелсын.
Тәүлек буе койган яңгыр
Бер туктар ул, тыелыр.
Хыял гөлем җылы биргән
Кояшына сыеныр.
Рүзия Камаева,
Күшәр авылы