Ни өчен мәктәп тәмамлаучы яшьләр купчелеге үзенә һөнәр сайлауда югалып кала, кайсы юнәлеш буенча китәргә авырсына? Әлбәттә сәбәпләр берничә булырга мөмкин. Шулар арасыннан иң гадие: бәлки балаларны һөнәрләр белән таныштыру өстендә җитәрлек эш алып бармау дияр идем. Тирә-ягыбызга күз саласак та, балаларны таныштырырлык бик күп һөнәр, үз һөнәре турында сөйләрлек кешеләреез бар бит. Узган уку елында ук инде бакчабызга районыбызның баш урманчысы Низамиев Марсель абый, оста кондитер Аухадиева Гөлүсә, тегү эшен яратып башкаручы Камалиева Лилия, район полициясенең сак бүлегеннән Бадрутдинов Эдуард, шәфкать туташы Гарифуллина Чулпан булып үз хезмәтләрле турында сөйләделәр. Презентация күрсәттеләр, эш кораллары белән таныштырдылар, үзләре эшләп һәм балалар үз куллары белән тотып эшләп карадылар. Очрашулар гаять кызыклы, җылы атмосферада узган иде. Менә быелгы уку елында да без бу эшебезне дәвам итәргә уйладык. Сентябрьнең җылы кояшлы көннәрендә фермага, гаражга, амбарга экскурсиягә бардык. Уры