Күпчелек кешенең үз районыбызда булса да аэродромны күргәне булмаган. Монда шуның кадәр самолёт барлыгын да белмәгәнбез. Балалар белән үзебезне ачык һавадагы музейда йөргән кебек хис иттек. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дигән халык мәкале бик урынлы әйтелә. Балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру эше бакчабызда күптән алып барыла. Һәр торкемдә балаларны үз эшенең остасы булган кешеләр белән күп кенә очрашулар үткәрдек, аларның эш урыннарында булып файдалы, кызыклы мәгълүмат тупладык. Әти-әниләр җыелышында балалар белән бергәләп аэродромга сәяхәткә бару турында сүз чыккач, фикеребезне бик хуплап каршы алдылар. Аэродром җитәкчелеге белән килешүне әтиләрдән Гиматов Айдар үз өстенә алды. Һәм менә ул октябрнең балалар зур түземсезлек белән көткән көне килеп җитте. Ул көнне көне буе сүз шул хакта гына булды кебек. 17 бала, һәркайсының әти-әнисе, тәрбияче апалары белән бергә төштән соң аэродромга килеп җиттек. Анда безне якты йөз белән Вәлиуллин Шамил Әхтәмович каршы