Балтач урта мәктәбенең 2 в сыйныфы укучылары әбиләрне, дәү әниләрне кунакка дәшкән.
Укучылар искиткеч матур чыгышлары белән дәү әниләрен сөендергән. “Оныкларыбызның артистлык сәләтләрен күреп сокландык. Уеннар, конкурсларда катнашып, яшьлегебезгә кайткандай булдык.
Бәйрәм мул табынлы чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәмне оештырган озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Альбина Валерьевнага олы рәхмәтләребезне ирештерәбез, киләчәктә дә зур уңышлар телибез”, дип шалтырата барлык дәү әниләр исеменнән Балтачтан Әлфия Габдрахманова.