Англия патшасы Һенрих V турында чыккан яңа кинофильм - "The King" - кичә Netflix стримингында чыкты. Яшь патша ролен Тимоти Шаламе башкара. Шуңа да фильм Шаламеча килеп чыккан. Асылда, төп тема - кичә дуслары белән лыкынганчы эчеп йөргән һәм вакытын күңел ачуга багышлаган (монысы Шекспирның ялганы), шул ук вакытта "пацифист" булган егетнең ир-атка әверелүе, уйнак шаһзадә булудан туктап, чын патша статусын кабул итүе турында. Шаламеның күп рольләре әлегә "coming-of-age-story". "Патша" фильмы да шул юнәлешне дәвам итә.
Тәхет хуҗасының ялгызлыгы да чагылыш таба фильмда. Бигрәк тә эчке һәм тышкы сугышлар дәверендә хаким кешенең ышанычлы кешеләре аз була. Ә инде син мыек та үстермәгән яшь патша булсаң, һәр кешедән этлек көт тә тор.
Тимоти Шаламе, заманабызның даһи яшь актерларының берсе буларак, бу кинотасмага да сихри ямь бирә. Яшь патша тыныч тавыш белән җитди һәм катгый карарлар кабул итә. Тынычлык булуын тели, аны изгелек дәрәҗәсендә күрә, ләкин кирәк дип санаган чагында гаепсезләрне