Үз күзәтүләремнән чыгып шундый фикергә килдем: әгәр кеше сөйләгәндә Аллаһы Тәгаләне узып сүз сөйләсә, Раббыбыз бу кешегә җәзаны кичектереп тормыйча бирә булса кирәк. Мисаллар китереп китим әле.
1. 1973 нче елны мәктәпне тәмамлаганнан соң Әлмәт шәһәрендә РСУ конторасында балта остасы булып эшләдем. Шунда эшләгәндә беркөнне бригадирдан иртәрәк җибәрүен сорадым. Тешне яматырга барырга кирәк иде. Шунда Бәшир исемле 45 яшьләрдәге ир кеше: “Нинди ул, тумас борын теш яматып йөрисез, менә мин 45 яшькә җитеп теш авыртуның нәрсә икәнен дә белмим. Лимонад шешәләрен дә, варенье банкаларын да теш белән генә ачам”, дип сөйләнеп калды.
Икенче көнне Бәшир абзый эшкә чыкмады. 3 көннән соң гына килде, яңагын бинт белән бәйләгән: “Шул көнне эштән кайткач үләм дип торам, тешнең сызлавына түзәр хәл калмады. Скорый чакырдык, врач обезболивающий укол ясап китте, икенче көнне көч-хәл белән теш врачына бардым. Теш врачы больничный бирде, 2 көнгә 2 тешемне суырды, әле 3 көн больничныем бар, дип кайтып китте.
2. 1987 елда бугай, агроном булып эшләүче авылдашым үзенең икетуган сеңелесен җирләгәндә: “Тапкан вакытын үләргә, уттай урак өстендә үлмәсә, эш калдырып”, дип сөйләнә-сөйләнә ләхет ала икән. Ләхетне алып бетереп көрәкләрен, коралларын шунда кабер казуда ярдәм итүчеләргә бирә дә, үзе кабердән чыгып өлгерми, җан тәслим кыла.
3. 4 ел элек әби (хатынның әнисе) минем күзлек киеп китап укып утырганны күрде дә: “75 яшькә җитеп дару аннотациясендәге вак хәреф белән язылганын да күзлексез укыйм әле мин”, диде. Икенче көнне әбием иртән шешкән күзләре белән торды. Бераздан Казанга ике тапкыр алып барып, бер күзенә катарактадан, икенче күзенә глаукомадан операцияләр ясатып кайтырга туры килде.
4. 3 ел элек бер дустым миннән: “Нигә кәефең юк?” – дип сорый. “Йөрәк чыгымчылап тора әле”, дим дустыма.
“Әй, тапкансың борчылыр нәрсә, уйлама син ул йөрәк турында, минем йөрәк турында уйлаганым юк, шуның өчен чыгымчылаганы да юк”, дип кайтып китте. Икенче көнне дустыма шалтыратам, хатыны алды: “Дустыңны больницага алып киттеләр кичә, йөрәге нык авыртты, операция ясарга кирәк, дигәннәр”, диде хатыны. Соңрак Әлмәт шәһәрендә йөрәгенә операция ясатып кайтты.
5. Шулай ук 3 ел элек, бу турыда ФБда язган идем инде, бер авылдашымның: “Алла телиме-юкмы, кайтып хатын пешергән коймак белән чәй эчәм”, дип базарда очрашкан җирдән кайтып китте, чәй эчкәндә коймак белән тончыгып үлгән иде.
Белгәнебезчә, без барыбыз да гөнаһылылар бит инде. Аллаһы безнең гөнаһыларыбыз өчен җәзаны кичектереп кенә бирә, кайсы гөнаһларны ахирәткә дә калдыра. Кяферләр дә рәхәтләнеп яши бирәләр, ә менә Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлек белән мактанганнарга һәм кешегә кайчан үләргә кирәклеге хакында Аллаһыны узып сөйләгән өчен җәзаны шушы дөньяда ук кичекмәстән бирә күрәсең. Аллаһы Тәгалә алдында шундый җәзаларга юлыгудан Үзе сакласа иде барыбызны да дусларым.