Быел әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен Австрия әдибе Петер Һандке ала. Аның русчага тәрҗемә ителгән әсәрләре бик аз дип беләм. Шулай да, кино сәнгатен сөючеләр аның иҗатының бер чеметем өлеше белән булса да таныштыр дип уйлыйм.
Вим Вендерсның "Небо над Берлином" (Der Himmel über Berlin) кинотасмасын караганыгыз бармы? Булмаса, һичшиксез карагыз. Киноның башында ук шигырь юллары яңгырый:
Als das Kind Kind war,
ging es mit hängenden Armen,
wollte der Bach sei ein Fluß,
der Fluß sei ein Strom,
und diese Pfütze das Meer.
[Сабый әле сабый гына булганда,
ул кулларын асылындырып йөри иде һәм
гөрләвек - елга, елга - агым,
ә күлләвек диңгез булсын дип тели иде.]
Кино барышында Һандкеның бу "Балачак җыры"ннан өзекләр кабат һәм кабат яңгырый. Балачак сорауларын, балачак фәлсәфәсен (мәсәлән, "Сабый сабый гына булган чагында, ул үзенең сабый икәнен белми иде") тасвир иткән шигырь беренче карашка шундый самими гына сыман. Тик мине анда тетрәндергән, укыганда ниндидер үзгә халәткә керергә мәҗбүр иткән юллар бар:
Als das Kind Kind war,
warf es einen Stock als Lanze gegen den Baum,
und sie zittert da heute noch.
[Сабый әле сабый гына булганда,
таякны сөңге итеп агачка атты,
һәм ул әле бүген дә дерелди]
Балачакта сөңге аткан агачлар бүген дә дерелди түгелме соң?