Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры труппасы кичә «Әниемнең ак күлмәге» (Шәриф Хөсәенов) спектакле (12+) белән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында чыгыш ясады. Әлеге спектакльне Казан тамашачы белән бергә безнең "Күңел чыңы" түгәрәгендә иҗат итүче, чыгышлары Әтнә районының Мокшы һәм Күшәр авылларыннан булган якташларыбыз Надия Вәлиева белән Оркыя Фәсхиева да тамаша кылды. - Әтнә артистларының ничек уйнауларыннан республика халкы хәбәрдар хәзер. Тыңлау бер нәрсә, үз күзең белән күрү икенче. Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектаклен күп мәртәбәләр караган кешеләр без. Әтнә театры артистларының уйнауларын да күрәсебез килде. Рәхәтләнеп чын тормышны карап кайттык. Үзебезнекеләр, дип, горурланып, сокланып утырдык. Башкала халкы да бик җылы кабул итте. "Уйнап та карыйлар әтнәләр", дип сөйләшкәннәрен тыңлап, горурланып утырдык. Әтнәдән икәнебезне белгәч, артистлар да туганнары кебек каршы алдылар, - диләр алар икесе дә. - Шәхсән мин, хал
"Уйнап та карыйлар әтнәләр" - Казан тамашачысы фикере
16 октября 201916 окт 2019
26
1 мин