Йөзе яртылаш шешенгән, кыегайган бер апа шаккатырды:
- Мондый түгел иде йөзем. Операциядән шулай калды. Заводта эшләдем. Бер малай үстердем. 40та инде ул. Хатыныннан аерылды. Бер оныгым бар. Оныгым елга бер булса да килеп китә әле, хәл белеп, рәхмәт. Малаем ярты елга бер хәл белергә мөмкин. Эчә шул ул. Бөтен туганнарым үлеп бетте. Менә телефоным да ике генә номер бар: оныкныкы һәм улымныкы. Бик сирәк шалтыраталар шул. Бу телефон кирәк тә түгел инде миңа...
- Дусларыгыз, бергә эшләгән хезмәттәшләрегез, күршеләрегез... бардыр ич.
- Хезмәттәшләр белән элемтә юк инде. Пенсиягә чыгып, эштән туктаганыма да 20 елдан артык. Күршеләрем – яшьләр. Аларның минем белән сөйләшеп торырга вакыты юк. Үземнең дә борчыйсым килми...
- Берәр кеше белән сөйләшәсезме соң сез?
- Подъезд төбенә чыгып утыра торган ике-өч карчык бар. Шулар белән сөйләшкәлим кайчак.
Я.С. Чын ялгызлык. Игътибар иткәнем бар: кайсыбер хатын-кыз җае чыкса сүз ката, юк-бар сорау бирә. Җавап бирсәң, күп очракта җанлы әңгәмә башлана