Хезмәт законнарының үтәлеше, хезмәткәрләрне эш урынындагы бәхетсезлек очракларыннан саклау буенча республика семинары үтте.
Семинарда хезмәтне саклау буенча район координацион советы эше буенча совет рәисе Илшат Галимуллин чыгыш ясады. Шулай ук эш урыннарынды техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау мәсьәләләренең куелышы аерым мисалларда каралды. Башкаладан кайткан белгечләр дә семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясады, үзләренең теләкләрен ирештерде. Кыскасы һәр тармакта кеше факторының мөһим булуы, аларның сәламәтлегенә, иминлегенә зыян китерүгә юл куймау чаралары барланды, моның өчен ниләр эшләргә кирәклеге искәртелде. Семинар кысаларында заманча шәхси саклану чараларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.