Балтач гимназиясенең 5б класс укучылары саваплы гамәлләр кылып кайткан.
Балтач гимназиясенең Нурсия Идрисова җитәкчелегендәге 5б класс укучылары 18 октябрь көнне Чепьяда "Халыклар дуслыгы" музеенда экскурсиядә булды һәм "Наз" тернәкләндерү бүлегендә дәваланучы өлкәннәрнең хәлен белеп, концерт бүләк итте. Театр елы уңаеннан, А. Алишның "Койрыклар" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.