Безнең халыкта “Дин сәясәттә катнашырга тиеш түгел, дин дәүләттән аерылган”, дигән фикер тирән тамыр җәйгән. Алай гына түгел, телевидениедән чыгыш ясаучы дин әһеллере дә шул ук сүзләрне тәкрарлыйлар. Безнең күңелебезгә кертеп сеңдерелгән бу “Фикер” дөресме соң? Диннең сәясәткә катнашмауы, аның сәясәттән ерак торуы (мин бары тик ислам дине турында гына сүз алып барам) халкыбызны яхшы, хөр тормышка, җәмгыятебезне биеклекләргә алып барамы, әллә киресенчә упкынга тәгәрәтәме???
Бу сорауга җавап бирү өчен, әүвәл: “Нәрсә ул ислам?” һәм “Нәрсә ул сәясәт?” - дигән сорауларга ачыклык кертеп китү зарури бер шарт булып тора.
Ислам - гарәпчәдән, буйсыну дигән сүзне аңлата, ягъни Аллаһ Тәгаләгә буйсыну. Икенче төрле әйткәндә, Аллаһ каршында буйны сындыру, гәүдәне бөгү, ягъни башыңны җиргә терәп сәҗдәгә китү дигән тирән мәгънәне аңлата.
Кеше, әгәр ул чын мәгънәсендә КЕШЕ булса, беркем алдында да буй сындырырга тиеш түгел, беркемгә дә буй+сынырга тиеш түгел, бары тик аны Яралтучысы - Аллаһ Тәгаләгә генә буй+сынырга тиеш.
Гарәп телендә “Ислам” һәм “Саләм” сүзләре бер тамырдан чыга. Белгәнебезчә, гарәп графикасында бары тик тартык авазлы хәрефләр генә кулланыла. “Ислам” һәм “Саләм” сүзләре икесе дә СЛМ хәрефләре белән язылалар, ягъни тамырдаш сүзләр. Ә “Саләм” сүзе - исәнлекне, тазалыкны, аек акылны, бәла-казалардан азат булуны, төзек-чирсез бәдәнне, тынычлыкны, күңел сафлыгын, изге ниятне һәм барча эштә дә уңышка ирешүне үз эченә ала. Шуның өчен мөселманнар бер-берсе белән күрешкәндә “саләм” дип күрешәләр.
Югарыда әйтелгән сүзләрне җыйнап кыскача гына әйтсәк, Ислам - бер-берсенә ярдәмчел, ихтирамлы, изге ниятле, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүне аңлата.
Сәясәт - өстенлеккә омтылучы сыйныфларның көрәше. Һәрбер сыйныфның, яисә партияләрнең, яисә җәмгыятьләрнең үз идеологияләре бар. Һәркайсы партия яисә җәмгыять үз идеологиясен башка идеологияләрдән өстен чыгару өчен көрәшә. Бертуктаусыз уздырыла торган сайлаулар моның шулай икәнен раслап торалар.
Ислам диненең дә үз идеологиясе бар, бар гына түгел, ислам дине идеология (гакыйда) өстенә корылган, ягъни идеология ислам диненең нигезен тәшкил итә. Ә нәрсә соң ул - идеология? Идеология - җәмгыятьнең ихтыяҗын кәнәгатьләндерүне яклау. Әйе, һәрбер җәмгыять үз мәнфәгатен яклап көрәшергә тиеш, әгәр ул җәмгыятьнең яшәп каласы килсә.
Бүген җир йөзендә идеологияләр көрәше бара. Иблис тарафдарлары Исламга каршы иң кабахәт төстә идеологик диверсия алып баралар. Ә без - мөселманнар Аллаһ Тәгаләнең Коръәни Кәримдә безгә нәсихать итеп күп тапкырлар кабатлаган: “Аллаһ юлында берләшкән хәлегездә көрәшегез!” - дигән боерыгын санга сукмыйча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең сөннәтен кире кагып: “Дин сәясәткә катнашмый”,- дип лаф орабыз, мөселман кардәшләребезнең шәригать кануннарыннан хәбәрдар булмау сәбәпле әшәкелек базына төшеп чумуларына бармак аша гына карап, шәхси мәнфәгатьләребезне генә кайгыртып яшибез.
“Дин сәясәткә катнашмый,”- дип әйтү, үзе үк - сәясәт, әмма-ләкин бик пычрак сәясәт, чөнки мондый сәясәт, Исламны бетерү көрәше алып барган Иблис тарафдарларының тегермәненә су кою белән бер. Бүген безнең егет-кызларыбызны һәр чатта төрле дини секта миссионерлары үзләренең “кармакларына” каптырып кешелек кысаларыннан алып тормыш “обочинасына” ташлаган бер чорда, шуңа риза булып авыз ачып карап тору Аллаһы каршында кичерелмәслек зур гөнаһ.
Без - татарлар хәзер, җәй буе сикереп-җырлап йөреп кыш җиткәнен дә сизми калган Крылов чикерткәсе кебек, җырлыйбыз да уйныйбыз - күңел ачабыз. Күңелләребез шулчаклы ачылды ки, хәтта ябылмый, үтәли җил уйный. Җилбәзәк татар кызлары төрле “Досуг”ларда көне-төне “хезмәт” итәләр, халкыбызның 1/3-е хәерчелектә яши. Төрле сериаллар карап, популяр “сандугачларыбызның” япон тактасына кушылып чыпчык кебек чыркылдауларын тыңлый торгач, халкыбызның күпчелеге әхләкъсызлыкка, ахмаклыкка чыгып бетте.
Бүгенге җәмгыятебездә килеп туган наркоманчылык, фәхишәлек, СПИД, үтереш-талаш һ.б.,һ.б. барысы да диннең сәясәткә катнашмау нәтиҗәсе.
“Әй мөэминнәр, ни булды сезгә, әсир булган загыфь ирләрне, хатыннар һәм балаларны коткару өчен көрәшмисез?” (4. 75)
Менә шундый аятьләр белән Аллаһы Хак Тәгалә, бүген Иблис кулына әсирлеккә төшкән мөселман кардәшләребезне коткарыр өчен Ислам идеологиясен алга сөрергә, сәясәттә катнашырга чакыра. ×өнки үз идеологиясен дәгъват кылмаган дин берничек тә үсә, ныгый алмый. Димәк, Ислам - милләтебездә тамыр җәйсен, халкыбыз Исламга кайтсын дисәк, Ислам идеологиясен дәгъват кылу төп шарт булып тора. Дәгъват - чакыру, өндәү дигән сүз. Сәясәткә катышмыйча гына баштан-аяк гөнаһка кереп чумган халыкны дингә чакырып булмый, без чакырмыйбыз икән, чакыручы секталар буа буарлык.
Ислам вә сәясәт бер-береннән аерылгысыз икәнен аңлар өчен, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тормыш юлын искә төшерү дә җитә. Ул хәтта ислам сәясәтен җәелдерү өчен аерым кабиләләрнең хатын-кызларына өйләнә. Ә без бүген, пәйгамбәребезнең(с.г.в.) сәясәтен, димәк сөннәтен, кире кагабыз һәм олы гөнаһка батабыз. Әгәр гөнаһыбызны аңлап, тәүбәгә килеп, җәмгыятебезне Ислам идеологиясе аша иманга кайтара алмыйбыз икән, әлбәттә Аллаһы Тәгалә безнең хәлебезне яхшыга үзгәртмиячәк һәм без Аның рәхмәтенә ирешә алмаячакбыз. Димәк без җаһилияткә кереп чумган көенә яши бирәчәкбез.
“Бер каум начарлыкны ташлап, яхшылыкка үзе теләп чыкмаса, Аллаһы ул каумне яхшылыкка көчләп чыгармый, алар үзләрен үзгәрткәнчегә чаклы” (8.53)
Югарыда әйтелгәннәргә йомгак ясыйк. Әгәр без үзебезне чын мәгънәсендә мөселманнар дип саныйбыз икән, без бидгать гамәлләрдән сакланган хәлдә, һәрдаим халкыбызны исламга чакырып дәгъват кылырга, каумемебезне начарлыктан яхшылыкка чыгару юлларын эзләргә бурычлыбыз, мөнбәрнең ни кадәр югарырагына менеп дәгъват кылсак безне шул чаклы күбрәк кеше ишетәчәк. Ә, югары мөнбәргә сәясәтсез ирешеп булмый.
Аллаһының рәхмәте белән, иманлы дин әһелләре һәм сәясәтче зыялыларыбыз берләшеп, халкыбызга Ислам идеологиясен сеңдереп, башка халыкларга нур бөркеп торучы җәмгыять төзергә насыйп булса иде. Әмин.
Рәсим Хәбибуллин.